Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Иске гәҗитләрдән шәһәрчек ясыйбыз /ОСТАХАНӘ/

Иске гәҗитләрне ташлар алдыннан берничәсен җыеп куярга онытмагыз: балагыз белән алардан кызыклы шәһәрчек төзергә мөмкин.Моның өчен гәҗит, кара һәм ак төстәге каты кәгазь (көн һәм төн өчен), клей, кайч...

Иске гәҗитләрне ташлар алдыннан берничәсен җыеп куярга онытмагыз: балагыз белән алардан кызыклы шәһәрчек төзергә мөмкин.

Моның өчен гәҗит, кара һәм ак төстәге каты кәгазь (көн һәм төн өчен), клей, кайчы, фломастерлар кирәк булачак.
Балагызга турыпочмаклыклар кисәргә кушыгыз. Ватман битендә аларны рәт белән ябыштырыгыз. Алар - өйләрнең нигезе. Өйнең түбәсе - өчпочмаклар. Шулай ук кисеп ябыштырыгыз. Коллажны йолдызлар, кар бөртекләре, агачлар белән тулыландырсагыз була.
Әлеге композиция белән баланың бүлмәсен бизәгез, комод өстенә куегыз, стенага элсәгез дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев