Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кабактан... тирамису ясыйбыз /РЕЦЕПТ/

Көз - кабак, ташкабак, баклажаннар сезоны. Алардан салат кына түгел, десертлар да әзерләп була.Кабактан тирамису гадәти десертлардан шактый аерылса да, тәм һәм файдалылык ягыннан бер дә калышмый. Хәтт...

Көз - кабак, ташкабак, баклажаннар сезоны. Алардан салат кына түгел, десертлар да әзерләп була.

Кабактан тирамису гадәти десертлардан шактый аерылса да, тәм һәм файдалылык ягыннан бер дә калышмый. Хәтта балалар да баш тартмас: чөнки кабакның тәме әфлисунныкына охшаш килеп чыгачак.

Ингредиентлар:


1. Кабак - 400 гр


2. Шикәр комы - 1 аш кашыгы


3. Әфлисун - 1 шт


4. Сөт өсте (сливки) - 200 мл


5. Йомшак сыр (сливочный сыр) - 200 гр


6. Шикәр комы пудрасы - 100 гр


7. Печенье - тәм буенча


8. Кофе - 50 мл


9. Какао-порошок - 1 бал кашыгы


10. Бөтнек - 1 сабак.


Әзерләү:



Башта кабактан пюре ясарга кирәк. Әз генә суга салып, кабакны вак кисәкләргә бүлеп пешереп алыгыз.
Әфлисунның юка гына итеп кабыгын салдырыгыз. Шикәр комы кушыгыз. Барысын бергә блендерда болгатып алыгыз.
Хәзер кремны әзерлибез.



Шикәр комы пудрасына сөт өстен салып болгатабыз. Сыр өстибез.
Кофе пешерегез. Печеньены вак-вак итеп төеп, кофега салыгыз. Кофе урынына какао да куллансагыз була.
Стаканнар алып төбенә 2 аш кашыгы кабак пюресы салабыз. Өстенә печенье куябыз, какао сибәбез. Ак кремны өстибез, чираттагы кат - кабаклы-әфлисунлы пюре; кофелы печенье; какао.


Бөтнек яфрагы белән бизибез.
Табынга бирер алдыннан суыткычта 2-4 сәгать тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев