Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Карбыз, кавын файдалы. Белеп ашасаң гына!

Август аенда карбыз, кавын чыннан да өлгергән, бик тәмле була. Бу сусыл җимешләрнең файдалы яклары да күп.Кавын1. С витаминына бай.100 г кавында әлеге витамин көнлек норманың 20-30%ын тәшкил итә. Ул т...

Август аенда карбыз, кавын чыннан да өлгергән, бик тәмле була. Бу сусыл җимешләрнең файдалы яклары да күп.

Кавын


1. С витаминына бай.
100 г кавында әлеге витамин көнлек норманың 20-30%ын тәшкил итә. Ул тәндәге тукымалар үсеше, төрле җәрәхәтләр тизрәк төзәлсен өчен, сөяк, тешләр ныклыгы өчен кирәк.
2. А витамины да бар.
Бу витамин шулай ук теш, сөякләр, тире, күзләр өчен файдалы. А витамины җитмәү иммунитет төшүгә китерергә мөмкин.
3. Көч бирә.
Кавынның күп кенә төрләрендә В витамины бар. Ул шикәр һәм углеводлар эшкәртелүендә катнаша. Б​у – кешене көч белән тәэмин итү дигән сүз.
4. Ябыгырга булыша.
Кавында калория аз, ә майлар юк диярлек. Анда су күп, ул тую хисен булдыра, ә баллылыгы берәр тәм-том ашыйсын китерми.
5. Йөрәк һәм тамырлар сәламәтлеге өчен яхшы.
Андагы аденозин дигән матдә канны сыеклый, калий кан басымын тәртиптә тотарга ярдәм итә.
6. Бөер авыруларын дәвалый.
Һәр көн иртән кавын ашасаң, бөерләр сәламәт була.
7. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта.
Кавын составындагы минераллар ашказаны авыруларына китерә торган әчелекне бетерә.
8. Тире өчен файдалы.
Кавындагы витаминнар тиренең шомалыгын саклый, күзәнәкләренең яңаруына китерә. Кавынны юкка телемнәргә бүлеп, 15-20 минутка биткә, муенга ябу да әйбәт.
9. Чәчне яхшы үстерә.
Кавындагы файдалы матдәләр чәчне үстерә, коелуын киметә.

Карбыз


1. Ашказаны һәм эчәклекләр өчен яхшы.
Организмны токсиннардан чистартырга булыша, ялкынсынуларны киметә.
2. Артык сыеклыкны куа.
Карбыз 80% судан тора. Шулай итеп, шешенү кими, бөердәге ком чыга. Карбыз суы бавырны да чистарта.
3. Ябыгырга булыша.
Калориялеге аз, ләкин В, А, Е, С, РР витаминнарына, тимер, кальций, натрий, магний, фосфор, калий, бакыр, цинк, фторга бай.
4. Күзләргә файдалы.
Карбыз составындагы ликопин күз күрүен яхшырта.
5. Антибиотик, көчле дарулар эчкәннән соң кирәк.
Авырганнан соң, карбызны мөмкин кадәр күбрәк ашарга куша белгечләр. Ул организмны яңадан үз хәленә кайтарырга ярдәм итә.
6. Кан әйләнешен көйли.
Карбызда фолий кислотасы күп. Ул кан барлыкка килү процессында катнаша. Ә тимер гемоглабинны яхшырта.
7. Кабыгы, орлыгы да файдалы.
Карбыз кабыгын киптереп, сыеклык куу чарасы буларак кулланырга мөмкин. Орлыгын ашау суалчаннардан котылырга ярдәм итә.
8. Организмнан холестиринны чыгара.
Моның өчен 2,5 кг карбыз йомшагын көнгә берничәгә бүлеп ашарга кирәк.
9. Үт куыгы авыртканда кирәк.
Карбыз үт чистарту үзлегенә дә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев