Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кайсы смайлик синеке?

Тест

Бүгенге телефоннарда якынча өч меңгә якын смайлик «яши» икән. Алар арасында сиңа аеруча ошаганы, еш куллана торганы да бардыр. Смайликлар ярдәмендә аралашып кына түгел, кешенең холкын да белеп була, ди.  Рәсемдәге смайликлар арасыннан үзеңә ошаганын сайлап ал. Ә без синең нинди кеше икәнеңне әйтербез!

 

1. Син – ирек яратучы. Кеше кушканны эшләргә теләмисең. Басым ясауны, контрольдә тотуны, гомумән, яратмыйсың. Максатчан, үҗәт, үзсүзле булуга карамастан, башкаларның фикерен тыныч кабул итәсең. Тик барыбер үзеңчә эшлисең. 

Киңәш

Үз дигәнемә ирешәм, дип, якын кешеләреңне үпкәләтеп, мөнәсәбәтләргә зыян китерә күрмә!

 

2. Син ялгыз булуны өстен күрәсең. Тик бу әле, дуслаша белмисең, дигән сүз түгел. Башкалар белән бик тиз уртак тел таба аласың. Ләкин үзең генә калып, уйларыңа чуму сиңа күбрәк ошый. Теләсәң, дуслар табып, аларның хөрмәтен яулый алыр идең. Уңай сыйфатларың күп бит!

Киңәш

Сиңа башкаларга карата ышаныч җитеп бетми. Исеңдә калдыр: һәрвакыт ялгыз булырга ярамый. Килеп чыккан кыенлыкларны дуслар белән хәл итү җиңелрәк. 

 

3. Син – актив, хәрәкәтчән, һәрвакыт яңалыкка омтылучан, кызыксынучан.  Бер урында таптанып тору сиңа бөтенләй хас түгел. Еш кына башлаган эшеңне калдырып, икенче шөгыльгә тотынасың. Башлаган эш – беткән эш, дисең. 

Киңәш

 Кайчак туктап хәл алырга да кирәк. Фикерләреңне бер тәртипкә китерү сиңа файдага гына булыр. 

 

4. «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкале сиңа бер дә кагылмый. Син – кызу кеше, ахырын уйлап тормыйча, шунда ук эшкә керешәсең. Кайвакыт үзеңне куркыныч хәлдә дә калдырасың. 

Киңәш

Уйлабрак эш ит, саграк бул! Югыйсә, капкынга килеп эләгүең бар.

 

5. Бу смайликны сайлаучылар алтын урталыкны ярата. Син зур компаниядә югалып калмыйсың, ялгыз калу да сине хафага салмый. Кайда гына булсаң да, җайлаша беләсең. Дусларың да синең шундый булуыңны ярата. 

Киңәш

Һәрвакыт шулай үзең булып кал! 

 

6. Син – бик игътибарлы һәм тыныч холыклы кеше. Һәр нәрсәне төптән уйлый беләсең. Ялганчылар һәм ялкаулар ачуыңны китерә. Гаделлек –синең өчен беренче урында.

Киңәш

Бар да син теләгәнчә генә булмаска да мөмкин. Дөньяны ничек бар, шулай кабул ит! 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев