КАЗАНДА ӘКИЯТ ТЕРАПИЯСЕ БАШЛАНДЫ


7 сентябрьдә Казанның Фатыйх Әмирхан урамындагы Балалар китапханәсенә бик күп гадәти булмаган укучылар җыелды. Нәни принцессалар, әти-әниләр, журналистлар, Азнакайдан балалар йортында яшәүче балалар килгән иде монда. Китапханәдә ӘКИЯТ ТЕРАПИЯСЕ дип аталган хәйрия акциясе башланды.
ӘКИЯТ ТЕРАПИЯСЕ әкиятләр яратучылар өчен оештырыла. Монда әкиятне үзең укымыйсың, ә тыңлыйсың. Берүзең генә түгел, ә үзең кебек әкият яратучы дистәләгән кеше белән бергә.
ӘКИЯТ ТЕРАПИЯСЕ проектының авторы – Казанда телетапшырулар алып баручы, «Миссис Планета 2016» титулы иясе Рада Кузьмина. Ул үзенең улының әкиятләрне укырга түгел, ә тыңларга яратуына игътибар иткән. Һәм андыйларның тагын күп булуын аңлап, бу проектны оештырган. Бу эштә аңа “Татарстанның нәни принцессалары” фонды ярдәм итә.
Ләйсән Фәйзуллина



Мәгълүмат, фотолар yalkyn.com сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне
-
Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме? Бу сорау бүген бик күп әти-әниләрне кызыксындыра.