Казанда республикакүләм мәгариф оешмалары уңышлары ярминкәсе узачак


24 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы ярминкә мәйданында ел саен уздырыла торган традицион республикакүләм мәгариф оешмалары уңышлары ярминкәсе оештырылачак.
Чарада Татарстан Республикасының 200 мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара уку комбинатлары коллективлары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярминкәдә шәһәрлеләргә авыл хуҗалыгы продукциясе, бакча участокларыннан төрле товарлар, мәктәп укучылары һәм студентлар тарафыннан эшләнгән тегү, тукыма, аш-су эшләнмәләре, мебель, көнкүреш предметлары тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә 7.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.
Ярминкә турында тулырак мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото sksadok7.ucoz.ua сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч