Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Казанда шәһәр яны лагерьларына юлламалар бик аз калган

Балаларның зарыгып көткән ялын истә калырлык файдалы итеп үткәрүгә ихтыяҗлар буенча 45 профильле 18 көнлек сменалар әзерләнгән. Балалар арасында бәйлелекне профилактикалау, сәламәт тормыш рәвеше алып...

Балаларның зарыгып көткән ялын истә калырлык файдалы итеп үткәрүгә ихтыяҗлар буенча 45 профильле 18 көнлек сменалар әзерләнгән. Балалар арасында бәйлелекне профилактикалау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару юлына бастыру, ГТО нормаларын кертү кебек программалар бөтен лагерьларда да гамәлдә булачак. Быел җәйге квест бик мавыктыргыч булыр дип күзаллана.
Шул рәвешле, барысы 28 мең 110 баланың җәйге ялын оештыру ниятләнә. Казанда шәһәрдән читтә 24 лагерь бар, шуларның 14е – муниципаль (алар “Ял” шәһәр үзәге карамагында), калганнары – предприятиеләр һәм оешмаларныкы. Шәһәрдән читтәге лагерьларда 9990 бала ял итәчәк, муниципаль лагерьларда – 8304, физик культура һәм спорт комитеты лагерьларында - 1685, Краснодар краенда – 3000ләп.
Хәзерге вакытта балаларның шәһәрдән читтә лагерьларда ялына юлламалар алуга исемлек төзелә, чынлыкта, юлламаларның 80 проценты инде броньлау узган. Кайбер лагерьларда 1 урынга 2шәр заявка бирелгәннәре дә бар. Юлламалар 16 майдан бирелә башлый, димәк, ул көнгә кадәр юллама калуы – икеле. Юллама бәясе муниципаль лагерьларда 15 мең сумлап тора, әмма ата-аналар аның бәясенең 26 процентын гына түли (калганын республика бюджеты каплый), бу исә аларга, лагерьның мөмкинлекләренә карап, 3,5 – 4,5 мең сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев