Казанда яшәүчеләр өчен түләүсез татар теле курслары ачыла


%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%87%d0%b0

26  сентябрьдән Казан федераль университетында түләүсез татар теле курслары башлана. Хәзерге вакытта Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тыңлаучылар җыялар.
Төркемнәр кабул итеп алынган анкеталар нигезендә төзеләчәк.  Анда татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтү мөһим (А1, А2, В1, В2).
Моннан тыш, 13-16 сентябрьдә Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 адресы буенча гариза калдыру мәҗбүри. Сораулар булган очракта 227 нче номерлы бүлмәдәге хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә була.
Уку вакыты – өч ай. Курслар 16 декабрьдә тәмамлана. Дәресләр атнага ике тапкыр үтәчәк.






Мәгълүмат kzn.ru сайтыннан

Фото orinfo.ru сайтыннан


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: