Салкын тиюдән табигый дару

Кышын организм арый, аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә табигый дару тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк.
Беренче рецепт
Кирәкле ингредиентлар:
0,5 стакан йөзем;
1 стакан әстерхан чикләвеге;
0,5 стакан кедр чикләвеге;
2 лимон кабыгы;
150 г бал;
0,5 стакан күрәгә;
0,5 стакан кара җимеш.
Йөзем, чикләвекләрне, лимон кабыгын иттарткыч аша чыгарабыз. Калган кипкән җимешләрне кушабыз. Караңгы урынга куеп, 1-2 көнгә калдырабыз. Аннан суыткычта сакларга киңәш ителә. Олыларга көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, 3 яшьтән олырак балаларга көненә 2 тапкыр 1 бал кашыгы ашарга кирәк. Курс: 10 көн.
Икенче рецепт
Ингредиентлар:
200 г күрәгә;
200 г кара җимеш;
200 г әстерхан чикләвеге;
200 г инжир;
200 г йөзем;
200 г бал;
1 лимон.
Лимон һәм кипкән җимешләрне иттарткыч аша үткәрәбез. Аннары бал кушабыз. Әзер! Суыткычта саклыйбыз, 10 көн дәвамында ашар алдыннан 1 аш кашыгы эчәбез.
Әлеге рецептлар иммунитетны ныгытырга ярдәм итәр, салкын тиюләрдән саклап калыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!