Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кәҗәмөгез-баланың сыйфатнамәсен укыйбыз

Кәҗәмөгез-балалар туганда ук карт күңелле булып туалар. Әйе-әйе, чыннан да, аларның характеры әби-бабайларныкын хәтерләтә. Бу начар дигән сүз түгел: балагызда кече яшьтән олылар акылы тоеп яшәрсез. Ти...

Кәҗәмөгез-балалар туганда ук карт күңелле булып туалар. Әйе-әйе, чыннан да, аларның характеры әби-бабайларныкын хәтерләтә. Бу начар дигән сүз түгел: балагызда кече яшьтән олылар акылы тоеп яшәрсез. Тик олыгайгач, киресенчә, яшәрәләр икән.

Кәҗәмөгезләр көчле рухлы, нәрсә теләгәнен төгәл беләләр. Башка балалардан аермалы буларак, теләкләрен елап сорамыйлар, ә тыныч кына күзегезгә карап аңлата беләләр. Хаксызлыгызны үзегезгә үк аңларга туры килмәсен әле. Шуңа да уйлаганнарыннан аларны кире кайтарырга мөмкин түгел. Иртәме, соңмы үз дигәннәренә ирешәчәкләр.
Кәҗәмөгез бала бик җаваплы, тәрбияле, дисциплина яраталар. Үзләре урнаштырган тәртипне бозганны яратмыйлар. Кызлар да, малайлар да бик тыңлаучан.
Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган балалар гаиләләрен бик яраталар, әти-әниләрен хөрмәт итәләр. Күп очракта урамда дуслары, яшьтәшләре белән уйнаганчы, ата-анасының эштән бушаганын көтәчәкләр. Шуңа яхшы танышлары күп булса, якын дусты берәү генә: ул аңа иң яшерен серләрен дә ышаначак.
Кәҗәмөгезләр рәсем ясарга, музыка тыңларга, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата.
Тискәре яклары да юк түгел: үз-үзләренә ышанмыйлар, кыюсызлар, авырлыклар алдында куркып калырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев