Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Көтелгән ялда көтелмәгән сәфәр... яки Төркия хастаханәсенә бала белән "эләксәң" /дәвамы/

Шулай итеп, без гади “ашказаны эшчәнлеге бозылу” диагнозы белән  бер көн Төркия хастаханәсендә ятып чыктык. Ротовирустан куркуыбыз шулкадәр көчле булган күрәсең. Беренче карашка көлке дә кебек хәтта....

Шулай итеп, без гади “ашказаны эшчәнлеге бозылу” диагнозы белән  бер көн Төркия хастаханәсендә ятып чыктык. Ротовирустан куркуыбыз шулкадәр көчле булган күрәсең. Беренче карашка көлке дә кебек хәтта. Тик әгәр баланың ашказаны спазмнары тукталмаса, минем өйдән өстерәп килгән дарулар гына булышыр иде микән?

Шуңа күрә бу вакыйганы ялыбызның бер өлеше итеп кабул итәргә карар кылдым. Өстәвенә, үзем өчен Төркия хастаханәләре белән бәйле шактый файдалы мәгълүмат тупладым. Әлбәттә инде, алар турында сезгә дә сөйлим.
Бактың исә, Төркиядә хастаханәләр дәүләтнеке һәм шәхсиләргә бүленә икән. Кагыйдә буларак, шәхси медицина бик кыйммәт, шуңа күрә күпләр бушлай медицинага өстенлек бирә. Бу исә хастаханәләрдә, поликлиникаларда зур-зур чиратларга китерә. Биредә эшләүче табибларны да оста дип булмый. “Гадәти төчкерү һәм маңкалаудан да балага антибиотиклар язарга мөмкиннәр”, – дип сөйләде күрше палатада ятучы хатын. (Ничек аңлаштыгыз, дисезме? Ул рус хатыны, биш ел элек төреккә кияүгә чыккан).
Барлык яхшы белгечләр – шәхси клиникаларда. Гадәттән тыш хәлгә очраган туристларны исә нәкъ менә шунда дәвалыйлар. Кагыйдә буларак, әлеге клиникалар зур, якты, матур. Бер кешелек палата, душ, туалет, шампунь, сабын. Кул һәм тән сөлгеләрен һәркөн алыштырып торалар. Халат һәм тапочкаларга кадәр бар хәтта.
Мине шаккаттырган тагын бер нәрсә: ул да булса, ашказаны инфекциясе белән эләккән балаларга бирелә торган ризык. Кагыйдә буларак, безнең хастаханәләрдә әлеге нәниләргә ботка, ипи, шулпа бирү белән чикләнәләр. Ә сөт ризыклары исә гомумән тыела. Ягъни, диета. Төркиядә исә андый нәрсә юк. Менюда алма, йогурт, пешкән бәрәңге, макарон. Шәхси клиника булгангадыр инде, әни кеше турында аеруча кайгырталар. Менюда ни генә юк: оливки, пәхләвәгә кадәр китерделәр хәтта.
Ә хәзер документлар турында сөйләшик. Туроператордан тур сатып алганда, син автомат рәвештә иминият өчен дә түлисең. Әлеге кәгазьне тәфсилләп укысагыз, анда сезгә иминият кысаларында күрсәтелергә тиешле медицина ярдәменең бәясе язылган була. Ягъни, гадәттән тыш хәлгә очрыйсыз икән, ике дә уйламыйча иминият буенча ярдәм сорый аласыз. Тик чыгымсыз  барыбер булаячак: иминиятне ачу өчен 30 доллар күләмендә акча түләргә туры киләчәк. Тагын бер киңәш: франшиза өчен түләү турындагы чекны тур ахырына кадәр саклагыз. Медицина ярдәме тагын  да кирәк булан очракта, анысы инде бушлай булачак.
Кагыйдә буларак, кунакханәләрнең үз табиблары бар. Алар сезгә нәкъ менә аны тәкъдим итәргә мөмкин. Тик белегез, әлеге ярдәм сезгә шактый кыйммәткә чыгачак. Шуңа күрә иминият буенча мөрәҗәгать итүең мең өлеш артыграк булып чыга.
Кыскача менә шулар, җәмәгать. Әлеге хәлләрдән соң беләсезме мин нәрсә аңладым? Кечкенә бала белән чит илгә чыкканда, һәрвакыт иминият белән барырга кирәк икән. (Капчык-капчык артык акчаң булмаса, әлбәттә). Бары тик шул очракта гына тыныч күңел белән ял итеп булачак.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев