Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Көтәргә беркем яратмый! Баланы көйсезләнмичә генә көтәргә өйрәтү ысуллары

Балалар гына түгел, олылар дә озак көтәргә яратмый. Ләкин кечкенәләргә бу авыррак бирелә, алар сезне аптыратып бетерергә мөмкин. Баланы үз-үзен контрольдә тотарга, нәрсәнедер көтүне җиңел уздырырга яр...

Балалар гына түгел, олылар дә озак көтәргә яратмый. Ләкин кечкенәләргә бу авыррак бирелә, алар сезне аптыратып бетерергә мөмкин. Баланы үз-үзен контрольдә тотарга, нәрсәнедер көтүне җиңел уздырырга ярдәм итүче ысуллар бар.



Вакытны күзалларга өйрәтегез.


Балалар тугыз яшьләр тирәсенә генә абстракт фикер йөртергә өйрәнә. Аңа кадәр күреп белү системасы эшли. Кечкенәләргә 15 минутның 45 минуттан нәрсә белән аерылуын аңлау авыр. Шуңа күрә вакыт төшенчәсен күреп аңларга өйрәтү кирәк. Мәсәлән, «без 1 сәгатьтән китәбез», «уенчыкларыңны җыярга 10 минут» дияргә ярамый. «Кояш әнә теге түбә артына качкач, әтиең эштән кайтачак», «сәгатьнең озын теле менә бу урынга җиткәч, уйнарга чыгабыз» кебек аңлатулар дөрес. Болай иткәндә, баланың көтүе алай кыен булмаячак.


Балага үзе генә уйный ала торган уеннар өйрәтегез.


Мондый уеннар балага төрле җирдә, төрле вакытта үзенә шөгыль табарга ярдәм итә. Нәниләрнең фантазиясе бик киң, шуңа андый уеннар өчен әзерлек һәм нәрсә дә булса кирәк түгел.


Бу смартфон яки планшеттагы уеннар булырга тиеш түгел. Мозаика тезергә, хәзинә эзләргә, әкият уйлап табарга, курчак белән әниле-кызлы уйнарга була.



Олыларны бүлдермәскә өйрәтегез.


Ике бала әнисе, блогер Элисон Хэндрикс мондый кагыйдә уйлап тапкан. Әнисе кем беләндер сөйләшкәндә, бала сүз әйтергә тели икән, ул аның янына килеп, кулын әнисе кулына яки җилкәсенә куярга тиеш. Әнисе кулын баланыкына куйгач, бу «мин сине аңладым, тиз арада сиңа игътибар бирергә тырышырмын» дигәнне аңлата. Шуның белән өлкән кеше балага хөрмәт белән караганын, аны игътибарсыз калдырмавын аңларга мөмкинлек бирә.



Нәрсәнедер озак көтәргә кирәк булганда нишләргә?


Баланы олыларны бүлдермәскә, үзе генә уйный белергә өйрәтсәң дә, аңа берәр зур вакыйганы (мәсәлән, туган көнен, Яңа ел, каникулларны) көтү барыбер кыен.


Бу очракта календарь ясарга була. Көтелгән вакыйгага кадәр, һәр көн берәр бүләк билгеләнә. Ул теләкләр яки иҗади бирем язылган открытка, кечкенә генә бүләк яки тәм-том салынган тартма булырга мөмкин. Һичшиксез, бу балаларга ошаячак. Чөнки алар ничә яшьтә булсалар да, сюрпризлар ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев