Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кышка аяк киеме сайлыйбыз

Уф... балага аяк киеме сайлаудан да катлаулырак нәрсә бар микән? Инде ике ай дәвамында кышка аяк киеме эзлим. Матур да булсын, җылы да. Тик һаман таба алмыйм, җәмәгать. Итектән дә яхшырагы булмас, мөг...

Уф... балага аяк киеме сайлаудан да катлаулырак нәрсә бар микән? Инде ике ай дәвамында кышка аяк киеме эзлим. Матур да булсын, җылы да. Тик һаман таба алмыйм, җәмәгать. Итектән дә яхшырагы булмас, мөгаен...


Гомумән, балага аяк киемен дөрес итеп сайларга кирәк. Иң мөһиме, ул артык зур булмасын, дип кисәтә ортопедлар. Берничә размерга зуррак аяк киеме баланың аяклары өчен бик тә зыянлы икән. Тик әти-әниләр күп очракта бу кагыйдәгә күз йома. Бу аңлашыла да, баланың аягы әкиятләрдәге кебек “ай үсәсен көн үсә”. Әгәр аяк киемен, табиблар әйткәнчә, бер размерга гына
зурракны ала башласаң, сезонга ике-өч пар кирәк булуы ихтимал. Ә бу кесәгә суга.
Күз алдыгызга гына китерегез: кибет-базарларда бер яшьлек балалар өчен аяк киеменең уртача бәясе якынча 1000 сум. Әгәр дә сыйфатлырак аяк киеме алырга теләсәгез, ким дигәндә, 1500 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Ә инде кышкы аяк киемен аяк үскәннән-үскәнгә ала башласаң, бер кышны чыгу өчен 4000 сум акча кирәк дигән сүз бит!
Шулар турында уйладым-уйладым да, быелга акчаны янга калдырырга булдым: балага сатып алынган аяк киеме, ким дигәндә, 2-3 размерга зуррак булырга тиеш иде. Юуук, сез өдрес аңлагыз: ортопед сүзләренә мин бик җитди карыйм, баланың сәламәтлеге өчен дә акча жәл түгел. Тик, беренчедән, безгә бит әле бер генә яшь. Димәк, урамда вакытта бала күп
очракта коляскада утыра. Икенчедән, салкын кышта аның ярты сәгать буе җәяүләп атламаячагы көн кебек ачык. Шулай булгач, сезонга ике-өч аяк киеме алуның кирәген күрмәдем. Шул гына.
Ә икенче елга инде, әлбәттә, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Кызым инде үскән була, Алла бирса. Коляскада да утырасы килмәс, мөгаен.
Интернет челтәрен ачып, төрле фирма аяк киемнәре турында җентекләп укыгач, төпле бер фикергә килдем дә, кибетләргә юл тоттым. Нәтиҗәдә, кызыма 1500 сумлык аяк киеме күтәреп тә кайттым. Икенче көнне исә аны сынап карарга булдык.
Тик хыялларым чәлпәрәмә килде. Дөресен әйтим, бу аяк киеме чын мәгънәсендә минем кәефемне төшерде. Урамда 0 градус, ә баланың аягына салкын үткән. Менә сиңа сарык җоны, менә сиңа табигый мех!

Уйлап та тормастан, аны кире илтеп бирергә карар кылдым. Аның урынына 3 мең сумлык тагын да яхшырак аяк киеме күтәреп кайтасы идем, Аллага шөкер, вакытында акылга килдем. Бу кыйммәтле аяк киеме турында чабып-йөгереп йөрүче балалар өчен дип язалар. Алар хәрәкәт вакытында гына җылыны саклый, янәсе. Шулай булгач, аның безнең өчен түгеллеге көн кебек ачык!
Шулай итеп, тагын аяк киемсез калдык! Тик мин борчылмыйм. Бу проблемадан чыгу юлы бар чөнки. Ничек дисезме? Безгә итек ярдәмгә киләчәк! Итектән дә җылырак аяк киеме табып булмас, ахрысы!
Тик менә аларның да төрлесе була икән, ләбаса! Бер табанлы, ике табанлы... дүрт табанлы итекләргә кадәр бар! Тагын бер кочак отзывлар укыйсы була икән, җәмәгать. Алла ярдәм бирсен миңа.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев