Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Мастика һәм марципан ясыйбыз - рецептлар

Бүген тортларны мастика белән бизәү гадәти күренеш булып бара. Бу сузылмалы, баллы бизәү чарасын сатып алырга да, өйдә ясарга да була. Аңа охшаш марципан да бар әле. Ул – бадәм чикләвеге (миндаль) һәм...

Бүген тортларны мастика белән бизәү гадәти күренеш булып бара. Бу сузылмалы, баллы бизәү чарасын сатып алырга да, өйдә ясарга да була. Аңа охшаш марципан да бар әле. Ул – бадәм чикләвеге (миндаль) һәм шикәр оныннан (сахарная пудра) ясалган, ашарга яраклы тәмле «пластилин».
Мастиканы торт өстен тулысынча капларга, катлаулы сыннар ясарга тотсалар, марципаннан гадирәк фигуралар эшләргә була. Аны шулай ук конфет, печенье ясаганда кулланалар. Бу йомшак катнашмалар белән эш итәргә балалар бигрәк тә ярата инде! Өйдәмастика һәм марципан ясау ысулларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Мастика
Кирәкле ингредиентлар:
1 стакан куертылган сөт
1 стакан коры сөт
1 стакан шикәр оны
Эш барышы: коры сөт һәм шикәр онын бергә кушабыз. Куертылган сөт өстибез. Яхшылап болгатабыз. 20 минутка суыткычка куябыз.

Марципан
Кирәкле ингредиентлар:
2 йомырканың агы
250 г бадәм оны
250 г шикәр оны
берничә тамчы лимон суы
Эш барышы: бадәм оны белән шикәр онын кушабыз. Лимон суы өстибез. Яңадан яхшылап болгатабыз. Әкренләп, йомырка агын салабыз. Бертөрле катнашма барлыкка килгәнче, миксер белән болгатабыз.

Инде мастика һәм марципаннан үзегез теләгән бизәкләр ясый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев