Мэр дәрес үткәрде

%d0%bc%d1%8d%d1%80
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Ваһитов районында урнашкан 27 нче гимназиясендә мәрхәмәтлек дәресе үткәрде.
Укучылар шәһәр башлыгына үзләре кылган яхшы эшләр турында сөйләделәр. Алар инде 1 сентябрьгә бүләк ителгән мәрхәмәтле гамәлләр көндәлеген тутыра да башлаганнар. Әлеге балалар ата-аналар ярдәме белән 10 сентябрьдә Казанда узачак мәрхәмәтлек ярминкәсенә кул эшләре дә эзерлиләр икән.
5 сентябрьдә Казанда мәрхәмәтлек атнасына старт бирелгән иде.
Илсур Метшин укучыларга  мәрхәмәтлек ярминкәләренең кирәклеген аңлатты  һәм аннан кергән акчаларның мохтаҗларга таратылачагын  җиткерде.
Фото һәм мәгълүмат sntat.ru сайтыннан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    402
    0
    1