Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ничек дөрес уенчык сайларга?

Балалар өчен нинди генә уенчыклар юк бүген. Әле гел яңалары өстәлә бара. Аларның бала өчен куркынычсызларын сайлау өлкәннәрдән тора.Уенчык алганда, түбәндәге киңәшләрне истә тоту кирәк:– нинди уенчык...

Балалар өчен нинди генә уенчыклар юк бүген. Әле гел яңалары өстәлә бара. Аларның бала өчен куркынычсызларын сайлау өлкәннәрдән тора.

Уенчык алганда, түбәндәге киңәшләрне истә тоту кирәк:
– нинди уенчык булуга карамастан, аның озынлыгы 6 смдан, киңлеге 3 смдан ким булмаска тиеш. Әгәр эшләнмә түгәрәк булса, аның диаметры 5 смдан аз булмавы зарур.
– буявы артык көчле уенчыкларга кызыкмагыз. Бигрәк тә ачык сары төстәге уенчыкларны алу киңәш ителми. Чөнки бу төс составында зыянлы кургаш булуы мөмкин.
– уенчыкның очлы кырлары, бала бармагы кысылып калырлык тишекләре булмаска тиеш. Мөмкинлек булганда, тукымадан яки агачтан ясалган, буяу яки лак белән капланмаган уенчыклар алыгыз.

Уенчык сайлауда «Дөнья зыянлы уенчыкларга каршы» (W.A.T.C.H.) дигән ассоциация дә ярдәмгә килә. Алар ел саен куркыныч дип табылган 10 уенчык исемлеген бирәләр. Шулай ук Балалар иминлеге буенча Европа альянсының (ECSA) «Бала товарларын сайлау гид»ында да күп кенә файдалы мәгълүмат табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев