Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Нәни бала белән яңа ел бәйрәменә...

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Бу исә театрлар, концерт залларында балалар өчен кыш бабай, кар кызы катнашында берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза дигән сүз. Әлеге тамашаларга бик кечкенә б...

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Бу исә театрлар, концерт залларында балалар өчен кыш бабай, кар кызы катнашында берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза дигән сүз. Әлеге тамашаларга бик кечкенә балалар белән бару үз-үзен аклыймы һәм бу, гомумән, дөрес карармы – бүген шул турыда сөйләшик әле.

Әлбәттә, һәр әти-әнинең яңа ел алдыннан баласын сөендерәсе килә. Төрле тамашалар вакытында нәниләрнең сөенеч тулы күзләрен күреп, үзең дә, ирексездән, балаңны шунда алып барырга хыяллана башлыйсың. Тик менә психологлар фикеренчә, әлеге тамашалар нәниләрнең күбесе өчен стресс булырга мөмкин икән. Шуңа күрә билетларны берничә тамашага берьюлы алып алып куйганчы, башта бер генә бәйрәмгә барып карау таләп ителә.
Шунысы кызык, монда сүз бер яшьлек кенә түгел, ә өч-дүрт яшьлек балалар турында да бара. Мәсәлән, ике яшьтә рәхәтләнеп чыршы тирәли әйләнгән бала, өч яшендә бу тамашалардан уттан куркыккан кебек куркырга мөмкин икән. Шуңа күрә минем балам инде зур дип уйлап, юкка акча сарыф итү шулай ук дөрес булмаячак.
Хәзер безгә яшь тә дүрт ай һәм шушы көннәрдә генә дә кызым ике шундый тамашага чакырулы. Башта бармаска уйлаган идем дә, аннары исә фикеремне үзгәрттем – барып, күреп кайтырга карар кылдык – ошатмаса, өйгә юл тотарбыз, янәсе.
Тик әлеге бәйрәмгә барыр алдыннан яхшылап әзерләнергә карар кылдым. Аллага шөкер, интернетта хәзер теләсә-нинди мәгълүмат табарга мөмкин. Алар белән сезне дә таныштырам, бәлки ярдәме тияр.
Бактың исә, тамаша залында беренче биш-ун минутта баланы күтәреп торсаң яхшы икән. Чөнки аларның күбесе шулкадәр халык күрүгә берара куркып калырга, хәтта елап та җибәрергә мөмкин ди. Бераз күнеккәч кенә идәнгә төшерергә ярый.
Шулай да, нәни бала белән яңа ел тамашасына баруның төп кагыйдәсе нинди дип уйлыйсыз? Баланы кыш бабайдан читтәрәк тотарга тырышырга кирәк икән, ләбаса! Бактың исә, күп балалар сәер итеп киенгән, йөзе ап-ак сакал-мыек белән капланган әлеге яңа елның төп билгесеннән уттан курыккандай курка ди. Шуңа күрә ясле балалары катнашындагы яңа ел тамашалары күп очракта кар кызы катнашында гына үтә икән. (Менә сиңа мә... интернетны ачып укымасам, бу турыда уйлау башыма да кереп чыкмас иде. Тәҗрибәле әниләр миннән кыкырып көлгәннәрдер инде...)

Аннары соң яңа ел тамашасында сезнең нәни баланы сагалап торган тагын бер куркыныч бар. Нәниегез зал буйлап йөгерешеп йөрүче башка зуррак балалардан саклана алмаячак, шуңа күрә аны чыршы әйләнәсендәге тамаша вакытында этеп егулары, алай гына да түгел, таптап китүләре дә бик мөмкин. Шуңа күрә әни кешегә бу чарага каблуклы аяк киеме киеп бармаса яхшы. Бала артыннан йөгереп йөрү күпкә уңайлырак булачак.
Тагын бер мөһим кагыйдә – әлеге залның шактый салкын булуы да мөмкин. Шуңа күрә баланы җылырак итеп киендерү ягын карагыз. Ә кызу булган очракта һәрвакыт чишенергә мөмкин.
Шунысы да бар: хәзер авырулар, салкын тиюләр ешайган чор. Өстәвенә, балалар бер-берсенә чирне аеруча тиз йоктыра. Шуңа күрә халык күп булган урыннарга барганда, баланың борынына вирусларны тоткарлый торган препаратлар салу кирәк. Кайткач исә, борынны яхшылап юдыру таләп ителә...
Менә шулар, җәмәгать. Әлеге кагыйдәләрне “колагыма элеп куйдым да”, Аллага тапшырдым. Яңа ел тамашасына барасы гына калды...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев