Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

ОСТАХАНӘ: Гаилә гербын ясыйбыз

Гаилә гербы – нәсел эмблемасы, буыннан-буынга җиткерелә торган билге. Элек атаклы яки борынгы морза нәселләрендә булган ул. Гаилә гербында нәселнең килеп чыгышы, ата-бабаларның казанышлары сурәтләнә....


Гаилә гербы – нәсел эмблемасы, буыннан-буынга җиткерелә торган билге. Элек атаклы яки борынгы морза нәселләрендә булган ул. Гаилә гербында нәселнең килеп чыгышы, ата-бабаларның казанышлары сурәтләнә. Димәк, герб гаиләне берләштерергә, үзенчәлекле якларны билгеләргә булыша.
Гадәти герб берничә өлештән тора:

  1. калкан (иң популяр формасы – француз калканы)

  2. шлем (алтын төстәгесе – морзалар нәселе, көмеш төстәгесе – башка гаиләләр өчен)

  3. нашлемник (аның өчен баш киеме, каурый, канат, әләмнәр кулланыла)

  4. девиз


Калканның кырыенда аны тотып торучыларны ясарга мөмкин. Еш кына бу – хайваннар, үсемлек ботаклары булырга мөмкин.

Гербтагы һәр төснең үз билгесе бар:


Сары – намуслылык, юмартлык, мөстәкыйльлек


Ак – чисталык, дөреслек


Кызыл – кыюлык, батырлык


Зәңгәр – тугрылык, дөреслек


Яшел – яшьлек, шатлык, ирек, муллык


Кара – белемлелек, тыйнаклык


Шәмәхә – намуслылык, абруй


Символлар:
Калканның эче сезнең гаиләгә мөһим булган символлар белән тула. Гаиләгез нәрсә белән горурлана – шуны ясарга кирәк. Берничә туганыңны ачып сала торган символларны ясау тагын да яхшырак.
Символ төрләре:

  • Һөнәр символлары (мисал өчен, әби һәм әниең – укытучы, бабаең һәм әтиең хәрбиләр булса)

  • Хобби (балыкчылык, пазллар җыю, уку, спорт, сәяхәтләр)

  • Әхлакый сыйфатлар (игелекне – йөрәк формасында, кайгыртучанлыкны ачып куелган уч төпләре формасында күрсәтергә мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев