Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Пенал сайлыйбыз

Мәктәп кирәк-яраклары кибетләрендә пеналларның төрләре бик күп. Ләкин алар арасыннан укучыга туры килгәнен сайлап алырга кирәк.Һәр төр үзенә күрә яхшы булса да, кайбер пеналлар билгеле бер яшьтәге уку...

Мәктәп кирәк-яраклары кибетләрендә пеналларның төрләре бик күп. Ләкин алар арасыннан укучыга туры килгәнен сайлап алырга кирәк.

Һәр төр үзенә күрә яхшы булса да, кайбер пеналлар билгеле бер яшьтәге укучылар өчен генә каралган.
Мәсәлән, күп бүлекле, резин каптырма рәвешендәге ручка, бетергеч, карандаш тоткычлары булган пеналлар пөхтә, әйберләрен тәртиптә тотарга өйрәнгән укучылар өчен кулай. Кайбер балалар мәктәп әсбапларын йә җыярга өлгерми, йә бу эшне яратмый. Шуңа күп вакыт алар бөтен кирәк-яракларын пеналга яки мәктәп сумкасына бергә тутыра да куя.
Кече яшьтәге мәктәп баласына каты пенал алу дөрес. Чөнки кечкенәләрнең канцелярия әсбаплары йомшак пеналда ялгыш сынарга да мөмкин.
Урта һәм югары сыйныф укучылары каты кырыйлы һәм йомшак тукымалы пенал тота ала.
Пеналны куллану да, чисталыкта тоту да җайлы булырга тиеш. Барлык бикләре, каптыргычлары уңайлы ачылсын һәм ябылсын. Пенал эче юарга җиңел тукыма белән эшләнгән булса яхшы. Монда түгәрәк, пластмасс пеналларны мисалга китерергә була. Аларны юу бик җиңел.
Алда саналганнар мөһим булса да, пенал укучыга да ошарга тиеш бит әле. Алар кызлар, малайлар өчен каралган яки нейтраль була ала. Сез белмәгән «мәктәп модасын» да исәпкә алу мөһим. Гомумән, пенал алганчы, бала белән киңәшләшми калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев