Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Покемоннар "тотып" кына тарихны өйрәнә алырбызмы?

"ВКонтакте"да кызыклы төркемнәр арасында "Мәктәп вакыйгалары/Школьные истории" дигән пабликтан укытучылар һәм укучылар тормышында булган хәлләр җыелмасын тәкъдим итәбез.***Миңа калса, балаларга киләчә...

"ВКонтакте"да кызыклы төркемнәр арасында "Мәктәп вакыйгалары/Школьные истории" дигән пабликтан укытучылар һәм укучылар тормышында булган хәлләр җыелмасын тәкъдим итәбез.
***
Миңа калса, балаларга киләчәктә тарих дәресләрендә  казларның Римны коткаруда уйнаган роле турында түгел, ә халыкның покемоннарны ничек шәһәр буенча "тотып" йөрүләре хакында сөйләрләр...
***
Укытучының телефоны дәрес вакытында шалтыраса, безнең сыйныфта дискәтүк башлана!
***
Безнең мәктәптә гади кыңгырау чыңы урынына Моцарт симфонияләрен яңгыраталар. Тәнәфесләрдә дә музыка уйный.
***
Бездә 5 көн рәттән 7 дәрес. Шимбә көнне дә.
***
Мин мәктәпне тәмамлаганда, директор әниемне чакыртып алды. Мин куркымнан нишләргә белмәдем! Уку дәверендә нинди хәлләр майтарганмын икән, дип баш ваттым. Ә ул әнигә 3 мең сум акча биргән. "Кызыгызга чыгарылыш кичәсенә күлмәккә бу. Кызганыч, мин күп бирә алмыйм!" дигән директор абый. Соңыннан гына аның бөтен ярлы гаиләле кыз балаларга ярдәм итүен белдем.
***
Математика дәресе бездә бик кызык үтә. Сез, мәсәлән, арифметик уртаны рюкзак һәм портфель арасында эзләгән бармы? Ә әфлисун белән мандарин арасында?
***
11 нче сыйныфта көзге каникуллар турында онытырга туры килә. Шулай ук укыйбыз, әмма мәктәпкә бары тик без генә йөрибез һәм ашханәдә ашамыйбыз гына.
***
Минем язуыма карап, укытучылар миңа табиб яки педиатр булырсың дип юрый.
***
Әни иртә белән уятып маташа. "Улым,тор!" ди. Мин киреләнәм. Әни  түзми: "Улым,тор! Син мәктәп директоры!"
 
amakids3
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев