Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы экология дәресен кертү идеясен этәрергә ниятли


Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде.
"Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев.
Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "программада факультатив яки өстәмә сәгать" итеп экология дәресен кертү идеясен этәрергә ниятли.
Максим Кирилов
Мәгълүмат tatar-inform.tatar сайтыннан
фото 7sunday.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне