Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Салкын тию белән көрәшүнең 5 шәп ысулы

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.

Көз көне салкын тидерү бик җиңел. Аяк өшесә, җиңел киенсәң, инде салкын тидереп өлгергән кеше белән аралашсаң, авыру эләктерүне көт тә тор!

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.
1. Күбрәк су эчегез
Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчегез.
Чәй яратсагыз, янына бал яки имбирь өстәсәгез дә була.
2. С витамины 
Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әйбәт йогынты ясый: организмның саклану көчләрен ныгыта. Гөлҗимеш, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, әфлисун, лимон, шпинат -  С витаминына иң бай ризыклар.
3. Табигый антибиотиклар
Суган һәм сарымсакны күз уңында тотабыз. Теләсә кайсы дарулардан да әлеге ике яшелчә көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр.
Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аннан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.
4. Тавык ашы
Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.
5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр
Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә яхшы. Көненә 2-3 җимеш, чикләвек ашагыз. Ә менә шикәр ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артуына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев