Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме?


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  түбән һава торышы шартлары сакланганда мәктәпләрдә дәресләр булмаячагы турында искәртә.


Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында (1-4) иң кимендә 23 градус суык булганда, ә менә шәһәр мәктәпләрендә терекөмеш баганасы 25 градуска төшкәндә укулар булмый.
25 градус суык булу   авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәрескә килмәскә хокук бирсә, шәһәрнекеләр өчен  27 градус суык булу кирәк. Югары сыйныф укучылары 30 градуста, ә шәһәрнекеләр 32 градус суыкта укуырга килми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: