Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Слинг, кенгуру һәм эрго рюкзак: кайсын сайларга?

Бәлки, күпләр бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын да аңламый торгандыр. Тик, ышаныгыз, боларның өчесе дә яшь әниләргә яхшы таныш. Тик менә баланы күтәреп йөрү өчен аларның кайсын сайларга? Менә монысы турын...

Бәлки, күпләр бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын да аңламый торгандыр. Тик, ышаныгыз, боларның өчесе дә яшь әниләргә яхшы таныш. Тик менә баланы күтәреп йөрү өчен аларның кайсын сайларга? Менә монысы турында инде тәфсилләп укымый, белешми мөмкин түгел.

Әйе, кесәдә акчаң булса, хәзер әллә ниләр бар. Берәр җиргә барырга җыенган вакытта хәзер әти-әнигә коляскалар гына түгел, слинг, кенгуру һәм эргорюкзаклар да ярдәмгә килә. Нәрсә турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр инде: болар – баланы күтәреп йөрүне җиңеләйтү өчен махсус уйлап табылган, заманча итеп әйтсәк, аксессуарлар. Дөрес итеп файдаланган очракта алар әни кешенең чын мәгънәсендә алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелә. Бил авырту, аркага кан төшү кебек проблемалар турында тулысынча оныту мөмкинлеге туа. Шуңа күрә алар яшь әниләр арасында елдан-ел популярлаша да инде.
Тик шунысы мөһим, бу җайланмаларны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Гомумән, алар турында беренче тапкыр ишетүчеләр өчен әлеге өлкә ерып чыгып булмаслык кара урман кебек тоела. Нәкъ менә шуңа күрә мин булачак әниләргә ярдәм итәргә булдым да инде.
Слинг – гади сүз белән әйткәндә, шактый үзенчәлекле зур, озын шарф. Файдалану ысулы: аны яхшылап гәүдә тирәли бәйлисең дә, шуның эченә баланы салып куясың. Телисең икән, бала синең каршыңа, я булмаса инде аркаңа урнаша. Шулай ук аны кырыйга беркетү мөмкинлеге дә бар. Дөрес итеп беркеткән очракта, әни кеше бала белән рәхәтләнеп велосипедта да йөри алачак, дип ышандыра белгечләр. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел – 1500 сумнан башлана, ялгышмасам.
Моннан тыш, аңарга яңа туган сабыйны да урнаштырырга мөмкин, хәтта. Бала бөтен гәүдәсе белән әнигә берегә. Бу исә аңа якын кешесенең җылысын тою, яхшрырак үсү, камилләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Хәер, интернет челтәрендә баланы слингка дүрт айга кадәр салырга ярамый дигәнрәк фикерләр дә бар – ни дәрәҗәдә дөрестер, белмим.
Аның каравы, слингтан файдалануның кимчелекле яклары да юк түгел. Алар, беренче чиратта, әлеге шарфны дөрес итеп бәйләү белән бәйле. Ышаныгыз, бу бер дә җиңел түгел. Кайчакларда интернеттагы өйрәтү видеолары да ярдәм итмәскә мөмкин, хәтта. Тик моңардан бик җиңел генә чыгу юлы бар. Хәзер слинг бәйләргә өйрәтүче белгечләр киң таралыш алды. Алар барысын да тәфсилләп аңлата, сөйли, күрсәтә. Акчаң гына булсын...

Баланы күтәреп йөрү җайланмасының тагын бер төре – кенгуру. Бу- слингтан аермалы буларак, махсус сумка, рюкзакны хәтерләтә. Аңарга баланы утыртасың да, җилкәңә асып куясың. Беренче карашка, шуннан да уңайлырагы юк кебек. Тик үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: әлеге төр букчаларда балага шактый уңайсыз: я аяклары асылынып тора, я башы...
Хәер, хикмәт уңайлылыкта гына да түгел. Ул куркынычсызлык ягыннан да слингтан калыша. Мәсәлән, баланы вертикаль рәвештә үзеңә каратып утырту ысулын гына алыйк. Слингта бала тулысынча сиңа береккән, ныклап бәйләп куелган. Ә кенгуруда ул алга таба иелсәң, асылынып тора булып чыга. Ягъни, аның гади рюкзактан бер аермасы да юк. Бәясе дә слингныкы тирәсе. Әлбәттә, кыйммәтлерәк вариантлар да юк түгел.

Ә эргорюкзак исә кенгуруның бер төре. Аны бу язмамда аерып чыгаруым юкка түгел, билгеле. Ул гади кенгурудан аермалы буларак баланың урнашуы буенча слингны хәтерләтә. Ягъни, бу рюкзакта балага уңайлы, рәхәт. Тик андый сыйфатлы букчаларның бәяләре дә шактый кыйммәт тора – 5 мең сумга табып булса яхшы әле.
Менә кыскача шулар, җәмәгать. Шәхсән минем өчен слингтан да уңайлырагы юк. Бала өчен дә, әни өчен дә һәм, әлбәттә, бәя ягыннан да. Бәйләргә өйрәнеп интегүне санамаганда, билгеле.
Бу минем шәхси фикер. Ә сез үзегез яхшылап сайлагыз, өйрәнегез! Шул чакта үзегезнең күңелгә хуш килгәнне ичшиксез табарсыз.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев