Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Имезлекне нәрсә белән алыштырырга? /КИҢӘШЛӘР/

Вәгъдә иткәнемчә, имезлек темасын дәвам иттерәбез. Баланы имезлектән аеру проблемасы белән очрашканнар яхшы белә: сабыйны әлеге гадәттән тиз генә аердың да, шуның белән эш бетте түгел. Нәниләр көн дәв...

Вәгъдә иткәнемчә, имезлек темасын дәвам иттерәбез. Баланы имезлектән аеру проблемасы белән очрашканнар яхшы белә: сабыйны әлеге гадәттән тиз генә аердың да, шуның белән эш бетте түгел. Нәниләр көн дәвамында әлеге тынычлану чарасы турында булдыра алганча сирәгрәк искә төшерсеннәр өчен шактый тырышырга туры килә...
Фото: pixabay.com
Күз алдына гына китерегез: моңа кадәр имезлек баланың көйсезләнүләре белән бәйле проблеманы тулысынча хәл итә иде. Ә хәзер әлеге “ярдәмче” юк. Шул рәвешле, теләсәң-теләмәсәң дә аңарга алмаш эзләргә туры килә. Баланың игътибарын ничек итеп башкага юнәлтергә? Хәзер өйрәтәм...
Әлбәттә, өйдә вакытта баланы имезлек турындагы уйлардан читләштерүнең кирәге юк. Ул һәрвакыт нәрсә белән дә булса мәшгуль: имезлек турында искә алырга вакыты да юк. Ә менә машинада, сәүдә үзәкләрендә һәм баланы йоклату процессында сабый әлеге кайчандыр бик кадерле булган нәрсә турында еш искә төшерә, көйсезләнә. Тик ышаныгыз: дөрес ысул сайлаганда, бу проблема бик тиз хәл ителә.
Машинада. Без ерак юлларда еш йөрибез. Шуңа күрә баланы имезлектән аергач, беркадәр вакыт юлда истерикалар тыңларга туры килде. Имезлек белән “эһ” дигәнче йоклап китә торган бала машинада йоклауның нәрсә икәнлеген тулысынча онытты. Мин башта югалып калсам да, үз-үземне тиз арада кулга алып, бу проблеманы хәл итәргә керештем.
Сезгә төп киңәш: машинада бала уенчыклары, китаплар өчен махсус урын булдырыгыз. Озын юлда бергәләп китаплар укыгыз, уеннар уйнагыз. Әлбәттә, бу гына ярдәм итмәячәк. Кагыйдә буларак, бала уенчыктан тиз туя. Бу очракта исә балага тәрәзә артындагы хәлләр турында сөйләү ярдәм итәчәк. Нинди машиналар уза, нинди агачлар кул болгап кала – боларның барысы да бала өчен кызыклы булачак. Әлбәттә, бу шулай ук аны тиз туйдырачак.
Безгә ярдәм итә торган тагын бер бик яхшы чара – салонда сабыйның иң яраткан җырларын, музыка кабызу. Ул аларга кушылып бии, җырлый. Кайчакларда бөтенең бергә җырларга, биергә туры килә, хәтта. Чын концерт!
Сәүдә үзәге. Беркем өчен сер түгел, сәүдә үзәгендә балага игътибар күрсәтеп булмый. Иң зур теләк – аның тыныч кына коляскада утыруы! Йокласа тагын да яхшырак. Тик инде сез аңлаганча, имезлек белән хушлашкач, без коляскада йоклауның нәрсә икәнлеген шулай ук оныттык. Шулай булгач, баланы коляскада тыныч кына утыртуның башка ысулларын эзләргә туры килде.
Иң яхшы ысул нинди дип уйлыйсыз? Әлбәттә, ашату! Хәзер мин сәүдә үзәкләренә барганда, кызымның сумкасын азык-төлек белән тутырам. Анда һәрвакыт су, өчпочмак (балагыз ярата торган башка пешкән ризык белән алыштыра аласыз), алма, тагын берәр төрле җиләк-җимеш, кыяр, печенье, шоколад, балалар өчен махсус кибет ризыгы – җиләк-җимеш пюрелары һәм әзер боткалар була. Бала аз гына шыңшый башладымы – шуларның берәрсен тәкъдим итәсең. Ул исә кәефенә карап, үзенә кирәген сайлап ала. Әлбәттә, кайвакыт ул ризыктан гомумән баш тартырга мөмкин. Бу очракта исә бердәнбер юл – телефоннан мультфильм кую.
Әниләр, сезгә төп киңәш: зинһар өчен, сәүдә үзәгенә барганда, телефоныгызда зарядка тулы булсын! Теләсә кайсы аңлаешсыз вәзгыятьтә мультфильм баланың истерикалары белән бәйле проблеманы “эһ” дигәнче хәл итә.
Йокы. Йокы вакытында баланы имезлек турындагы уйлардан ничек аралап булсын инде, дисезме? Була икән, җәмәгать. Шәхсән миңа балага аның көне буе нишләгәнлеге, кайларга баруы, кемнәр һәм нәрсәләр күрүе турында сөйләү ярдәмгә килде. Әкрен, йомшак тавыш белән салмак кына сөйләгәндә, бала имезлек турында оныта, узган көнен, күргәннәрен исенә төшерә, хәтере белән шул вакытка кайтып килә. Әлеге уйлар белән изрәп йоклап китә, балакаем.
Имезлек суырган вакытта бишек җырларына исе китми иде, хәзер исә аларны да яратып тыңлый башлады. Кайчакларда бер җырны бишәр мәртәбә көйләргә туры килә. Файдасы бар!
Фото: pixabay.com
Менә шулай, җәмәгать. Әлеге язмам сезгә файдалы булыр дип ышанам. Әгәр дә сезнең бу өлкәдә алыштыргысыз ярдәмчеләрегез бар икән, языгыз! Бәлки миңа да ярап куяр.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев