Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Сукояр йолдызлыгында туган балалар - чын табышмак!

Физика укытучылары телендә әйтсәк, Сукояр-балалар (20 гыйнвар - 18 февральдә туганнар) уран, электр көче һәм югары сыйфатлы дулкыннардан тора дияр идек. Алар - бүгенге көн белән яшәми, һәрчак киләчәк...


Физика укытучылары телендә әйтсәк, Сукояр-балалар (20 гыйнвар - 18 февральдә туганнар) уран, электр көче һәм югары сыйфатлы дулкыннардан тора дияр идек. Алар - бүгенге көн белән яшәми, һәрчак киләчәк турында уйлап, план коручылардан булырлар.

Сукояр-балалар бәйсез, кире, уйлап табучан һәм үзенчәлекле фикер йөртүчән. Вакыты-вакыты белән әти-әниләр хәтта баласын гений дип тә уйларга мөмкин.
Сукояр-бала — чын табышмак. Аның характерындагы үзенчәлекләр кече яшьтән күренә башлый. Күп очракта кечкенә чагында аны киребеткән бала буларак кына сурәтләп була. Ул әти-әнисенең барлык үтенечләрен кире кага, сүзен тыңламый, бер сорауга йөз җавап таба. Аның белән бар нәрсәгә дә әзер булып торырга кирәк. Тик үсә төшкәч олылар аның чын характеры һәм тормышчан карашлары формалашканын күрер.
Сукоярларны өйрәтү, тәрбияләү җиңелләрдән түгел. Ничек кенә мөстәкыйль булмасын, әти-әнигә баласына туры юл күрсәтергә кирәк булачак. Кайсы өлкәдә уңышлырак — аны шул юнәлеш буенча үстерегез, сайлаган юлыннан тайпылдырмагыз. Йөз эшне бергә алып барып уңышка ирешә алуы икеле.
Мәктәптәге укуына килгәндә: бер мәхәббәт җимешегез өчен гоурурланып үлә язсагыз, икенче юлы оятыгыздан җир тишегенә кереп китәрдәй булырсыз. Гаҗәпләнмәгез — Сукояр-бала шундый була. Укытучылар да бер зарланыр, бер мактар.
Табиб, хисапчы, укытучы кебек һөнәрләр аңа кызык булмаячак. Балерина, ихтиолог, антрополог — менә ул чын һөнәрләр!
Кечкенәдән аны берәр спорт секциясенә бирегез: ул аны дисциплинага өйрәтер.
Еш кына Сукоярлар пессимизм рухына бирелеп, тиз кызып китүчән булалар. Аның өчен гаиләдәге атмосфера бик мөһим. Мөмкин кадәр аңа карата ягымлы, аңлаучан булыгыз. Сукояр-бала яхшылыкны онытмас.
Аның дуслары, танышлары күп. Ул алар белән тиз дуслаша, тиз аерылыша. Сукояр кешенең нинди социаль статуслы булуына игътибар бирми. Аның өчен барысы да, Тукай әйтмешли, дус һәм туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев