Татарстан активистлары Жириновский, Валуев белән күреште [фото]

Күптән түгел Татарстан яшь лидерлары Мәскәүгә сәяхәт кылып кайтты.
Республикабыз активистлары белән түбәндәге шәхесләр танышты: Рәсәйдә Татарстан Республикасының тулы вакәләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Николай Валуев.
Дәүләт Думасы бинасы буенча экскурсия барышында активистлар һәр партиядә кунакта булды, аннары Думаның утырышын күзәттеләр, депутатларның тавыш бирүен карадылар. Балалар шулай ук Кызыл мәйданда да булырга өлгерде.




 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызлар гимназиясе “Сабантуй” укый! Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясендә белем алучылар – «Сабантуй» журналына актив язылучылар. 2022 елның беренче яртыеллыгына да гимназиядән 70 тән артык укучы альтернатив язылуда катнашты.
    85
    0
    2
  • Һәр көнең бәйрәм булсын! «Сабантуй» журналының декабрь саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда якынлашып килүче 2022 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган.
    135
    0
    0