Татарстан әләме һәр мәктәпкә эленергә тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун Татарстан Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун бүгеннән – басылып чыккан көненнән гамәлгә керә.
Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына, милек рәвешенә карамастан, даими элеп куелырга яисә даими рәвештә аларның территориясенә урнаштырылырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
    311
    0
    0
  • Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
    274
    0
    0