Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Торыгыз, балалар!

Иртән балаларыгызны ничек уятасыз? Йокыдан торасылары килмиме? Бәлки, психологлар киңәшенә колак салырга кирәктер?!

Иртән балаларыгызны ничек уятасыз? Йокыдан торасылары килмиме? Бәлки, психологлар киңәшенә колак салырга кирәктер?!

Иң яхшысы – әкренләп кенә уянырга, ди алар. Будильникны торырга кирәк булган вакыттан 10-15 минутка иртәрәк куярга киңәш итәләр. Караватта ятып, уянып җитәргә вакыт калсын.

Баланы кытыкларга, юрганын, мендәрен тартып алырга, көчле музыка кабызып куярга ярамый. Боларның барысы да йокылы организмга тискәре тәэсир итә.

Киресенчә, йокыдан торуны күңелле бер йолага әверелдерергә тырышыгыз, ди белгечләр. Әйтик, баланы берәр тәмле әйбер белән сыйларга яки, башыннан сыйпап, шаян шигырь сөйләргә була. Иң мөһиме – баланы күрергә бик шат булуыгыз турында әйтергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев