Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Туган телгә мәхәббәт - сәхнә түреннән

Туган телгә мәхәббәт, үз ана телендә спектакльләр уйнаудан башлана, дип саный Лениногорск шәһәре «Айсылу» балалар театры җитәкчесе Зөмәрә ханым Шәрәпова.Ул үз тормышын балалардан башка күз алдына ките...


Туган телгә мәхәббәт, үз ана телендә спектакльләр уйнаудан башлана, дип саный Лениногорск шәһәре «Айсылу» балалар театры җитәкчесе Зөмәрә ханым Шәрәпова.


Ул үз тормышын балалардан башка күз алдына китерми. Нәни артистлары белән республикакүләм проект, фестивальләрдә катнаша. Балаларга татар теленең бөеклеген даими раслап тора. Әнә үзе дә бит: «Лениногорскның 11 нче татар гимназиясендә «Айсылу» балалар театры 1999 елдан бирле эшли. Шул вакыт эчендә күп кенә уңышларга ирештек.Үзем 1988 елда Алабуга культура агарту көллиятен тәмамладым. Исемемне әтием «Балыкчы кызы Зөмәрә» дигән спектакльне карагач биргән. Театрга гашыйклыгым да шуннан киләдер мөгаен», – ди.
Гимназиянең өстәмә белем бирү түгәрәгенә бик күп бала шөгыльләнә икән. Аларны барысын да бер нәрсә берләштерә – сәхнәгә олы мәхәббәт.

– Беренче сыйныфтан ук мин аларның сәләтләрен күреп үстерергә тырышам, – ди Зөмәрә ханым. – Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялим. Республикакүләм «Дулкыннар», «Ватан», «Сәхнә көзгесе», «Әлмәндәр варислары», «Туган телем – серле тел» бәйгеләрендә гел призлы урыннар алабыз. Клара Булатова премиясен дә берничә ел лаек дип таптылар. Шәһәребездә үткән әдәби тематик кичәләрдә шагыйрьләрнең шигырь, хикәяләрен сәхнәләштереп күрсәтәбез. Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыклы инде ул. Шул мәшәкатьләр белән үзең дә гел балалар кебек шатланып эшлисең.

Зөмәрә Шәрәпованың шәхсән үзенең дә хезмәтләре югары бәяләнә. Ул 2011 елда – Шамил Бикчурин премиясенә, 2016 елда иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы грантына лаек булды. Мәдәният сараенда яшьләр театрын җитәкләргә вакыт таба ул. Яшьләр белән быел язучы Рәмзия Габдулхакованың «Кәлүшле кыз» спектаклен әзерләгәннәр. Каникулда урамда чыршы бәйрәмнәре үткәрәләр.
Балаларны апаларыннан сәхнә культурасына да, әдәби сөйләм әдәпләре буенча да төпле сабак ала. Киләчәктә Лениногорсктан чыккан нәфис сүз осталары, халык артистлары тагын да күбрәк булыр дигән өмет тә юк түгел.

«Айсылу» балалар театры быел «Каз бәбкәсе саклау» фольклор күренеше әзерләгәннәр. «Иске Казан» түгәрәк уенында үз сәләтләрен күрсәтергә исәп тоталар.
Чыганак: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев