Туклыклы, итле запеканка рецепты

Әлеге запеканка яшь хуҗабикәләр өчен уңайлы вариант: тиз, җайлы әзерләнә, үзе телне йотарлык тәмле була.
Продуктлар:
Сыер итеннән фарш - 300 г
Йомырка - 1 шт.
Бәрәңге - 3 шт.
Помидор - 1 шт.
Суган - 1 шт.
Сыр - 150 г
Майонез (яки каймак) - 100 г
Тоз - тәменчә
Тәмләткечләр - тәменчә
Үсемлек мае - таба майлау өчен
Әзерләү процессы:
1. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр кушабыз. Әйбәтләп болгатабыз.

2. Бәрәңге әрчеп юка слайслар итеп турыйбыз. Майланган табага бәрәңге тезәбез, тоз сибәбез.

3. Бәрәңге сусыл һәм таба төбенә ябышмасын өчен соус та салсак була: 4 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы кайнаган су, тоз, борыч.

4. Киләсе кат: суганны түгәрәкләп турап салабыз.

5. Фаршка чират җитте. Аның өстенә түгәрәкләп киселгән помидорлар куябыз.

6. Майонез сылыйбыз. Сыр сибәбез.

7. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага, 35 минутка куябыз.
Әзер! Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
2023 ел – Укытучы һәм остаз елы 2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы булачак.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.