Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Укучылар төшке ашка ресторанга йөри

Быел Казандагы 17 мәктәпнең ашханәсе шундый сыйфатта хезмәт күрсәтә башлаган. Алар төзекләндерелгән, туклану рационына да  үзгәрешләр кертелгән.Әйтик, Яңа Савин районында урнашкан 155 нче гимназиянең...

%d1%80%d0%b5%d1%81%d1%82%d0%be%d1%80%d0%b0%d0%bd
Быел Казандагы 17 мәктәпнең ашханәсе шундый сыйфатта хезмәт күрсәтә башлаган. Алар төзекләндерелгән, туклану рационына да  үзгәрешләр кертелгән.
Әйтик, Яңа Савин районында урнашкан 155 нче гимназиянең рестораны 2 өлешкә бүленгән. Беренче өлештә 1-9 сыйныф укучылары тукланса, икенче өлеш 9-11 сыйныфлар һәм укытучылар өчен. Бу өлештә йомшак кәнәфиләр куелган, анда төрле  әдәби кичәләр дә үткәреләчәк.
Ашханәнең интерьеры  да ресторанныкы кебек: стеналар татар милли орнаментлары белән бизәлгән, анда язучыларның портретлары эленгән, әсәрләреннән өзекләр язылган.
Кизү торучы укучылар да матур итеп киенгән.
Туклану рационы да үзгәргән. Швед өстәле системасы  кертелгән, ягъни укучылар үзләре теләгән ризыкны сайлап ала. Алар ашау өчен якынча 60 сумга кадәр түли.
Рационга атнага бер тапкыр яңа төрле ризык кертелә һәм бөтен ризыклар да  хәләл, дип хәбәр итә “Татарстан”дәүләт телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте.
 
 
Мәгълүмат trt-tv.ru сайтыннан
Фото orinfo.ru сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев