Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Укуны җиңеләйтү өчен 14 хәйлә

Без укуны җиңеләйтү өчен 14 хәйлә таптык. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Күп күләмдәге мәгълүмат, тыгыз расписание һәм очсыз-кырыйсыз язма күнегүләр укудан авыр хезмәт ясый. Балаларга әлеге биремнәрне үтәргә, вакытны дөрес итеп бүләргә һәм, гомумән, үз-үзен кулга алырга, ай-һай, кыен. Без укуны җиңеләйтү өчен 14 хәйлә таптык. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
ИРТӘН НИЧЕК УЯНЫРГА?
- Йокы алдыннан бер стакан су эчеп кую файдалы булыр.
- Йокы өчен идеаль температура - 16—21°C.
- Караңгылыкта йоклагыз.
- Будильникны бүлмәнең икенче башына куегыз. Шул очракта аны сүндерү өчен урыннан торырга туры киләчәк.
- Телефонны сүндерегез!
БАРЫСЫН ДА ИСТӘ КАЛДЫРАБЫЗ!
- Күп мәгълүматны истә калдыру һәм шул ук вакытта баш миен ял да иттерү өчен түбәндәге принцип буенча шөгыльләнергә кирәк: 25 минут эш, 5 минутлык ял. ҺӘР ӨЧЕНЧЕ ЯЛ 20 МИНУТ БУЛЫРГА ТИЕШ.
- Нәрсәне дә булса истә калдыру өчен кычкырып һәм төгәл укырга кирәк. Тизлеккә игътибар итмәскә!
- Укудан ни дә булса бүлдерсә, арткы фонга тыныч инструменталь музыка кушыгыз.
- Яңа расписаниене истә калдыру җиңел түгел. Аны фотога төшереп, телефонның фон рәсеме итеп куярга була. Телефонга караган саен, расписаниегә дә күз төшәр, шулай итеп башка да кереп калыр.
- Уку алдыннан 10-20 минут йөреп алу файдалы. Шулай эшләгәндә кан әйләнеше яхшырып, баш миен эшләтергә мәҗбүр итәчәк.
- Берәр нәрсәне укырга кирәк булса, тизрәк булсын өчен беренче һәм соңгы абзацны укырга киңәш итәбез.
- Бөтнек баш мие активлыгын арттыра. Шулай итеп, бөтнекле сагыз яки кәнфитләр кулланырга мөмкин.
- Биология, тарих кебек фәннәрне документаль фильмнар аша өйрәнү күпкә уңайлырак.
ТАРИХИ ДАТАЛАРНЫ ИСТӘ КАЛДЫРУ ӨЧЕН
- "Вакыт сызыгын" ясагыз. Шуның буенча башта зур вакыйгаларны, ә аннары алар арасына кечкенәләрен куярга кирәк. Олы тарихи даталарны белгән очракта, кечкенәләрен истә калдыру авыр булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев