Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Укуны җиңеләйтү өчен бездән шәп киңәшләр

Тиздән яллар тәмамланыр һәм иң озын уку чирегенә аяк басарбыз. Укучыларны алда зур сынаулар, укулар көтә. Чыгарылышлар  имтиханнарга әзерләнә башлар, урта сыйныфларга да тырышырга туры килер. Бөтен Нь...

Тиздән яллар тәмамланыр һәм иң озын уку чирегенә аяк басарбыз. 
Укучыларны алда зур сынаулар, укулар көтә. Чыгарылышлар  имтиханнарга әзерләнә башлар, урта сыйныфларга да тырышырга туры килер. Бөтен Ньютон законнарын, төрле кагыйдәләрне, формулаларны ничек ятлап бетерергә дә, ничек истә калдырырга соң?

Мәктәп укучыларына берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез:

Режим


Кешенең хәтере турыдан тору вакыттан, кешенең ару дәрәҗәсеннән һәм баш миенең кислородка баюы белән бәйле.
Дөрес түгел.
Төне-көне, ял итмичә, йокламыйча, дәреслекләр артында утырырга, Имтиханнар беткәнче физик нагрузкалар, саф һавада йөрү турында онытырга.
Дөрес.
8 сәгатьтән артык йокларга. Имтиханга әзерләнгән вакытта сәгать саен 15 минутлык разминка ясарга, саф һавада йөрергә яки пассив ял итәргә. Бу баш мие күзәнәкләрен кислород белән баетырга булыша.

Сенсорик стимуляция


Кешенең берничә хәтер төре бар. Сез аларның никадәрен эшләтсәгез, материал шул кадәр әйбәт ятланыр.
Дөрес түгел.
Әзерләнгән вакытта туганнардан качу, изоляцияләнү. Йортта бөтен исләрне бөтеру. Конспектларны бер зур дәфтәргә бер төсле ручка белән язу.
Дөрес.
Дәфтәрдә мөһим урыннаранны маркер яки төсле ручка белән күрсәтү. Чит телдә сүзләрне һәм җөмләләрне берничә тапкыр кычкырып кабатлагыз. Хәтергә исләр дә булыша ала. Ятлаганда һәм соңрак, имтиханнарда төрле исләр куланы-гыз. Һәр дисциплина өчен үз ис: ылыс, кофе, цитрус исләре булсын.

Эш урынының организациясе


Дөрес түгел
Гел тәртипсез китаплар һәм дәфтәрләр яткан өстәл артында утырырга.
Дөрес.
Өстәлне тәртипкә китерергә. Гел бер генә урында утырырга кирәкми, язганда гына. Шигырьләрне, кагыйдәләрне, теоремаларны йөреп ятлау әйбәтрәк. Яктылык тигез һәм эшләү өчен әйбәт булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев