Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН: баланың якын дустына әвереләбез

Бала белән укытучы арасында конфликт чыгу очраклары ешайганнан ешая бара. Хәзерге заман балалары да кыю бит: бер сүз урынына йөзе белән җавап кайтарырга әзер. Бик сирәкләре генә "Дәресләрдән тыш 1 сәг...

Бала белән укытучы арасында конфликт чыгу очраклары ешайганнан ешая бара. Хәзерге заман балалары да кыю бит: бер сүз урынына йөзе белән җавап кайтарырга әзер. Бик сирәкләре генә "Дәресләрдән тыш 1 сәгать укытучы апа аңлашылмаган теманы аңлатты", "Ул бездә физикага мәхәббәт тәрбияләде", "Күңелсез дәрес урынына викторина-уен уздырды" дип, укытучы күңелен канатландыра. Ә бит төптән уйлап карасаң укытучыныкы кебек катлаулы, четерекле хезмәт башка юктыр, барысын да тиеш кебек кабул итәбез.

Әлеге язма укытучылар өчен юнәлдерелгән булыр: түзәр әмәл калмыйча, инде уч төбе кычыта башлаганда үзеңне кулда тоту серләрен чишәрбез. Ә әти-әниләрен укытучы хезмәтен читтән карап, аларга хөрмәтлерәк булырга өйрәнсеннәр иде.
1. Ничек кенә кызган чакта да, каршыдагы кешенең "бала" икәнен онытмагыз
Бала — үсеп килүче, формалашучы зат. Укытучы буларак сез аның психологиясен белергә тиешсез. Шулай булгач кызудан файда юк бит инде? Ничек булса да "сүнеп", баланы кочып/утыртып/тынычландырып аңлашыгыз. Юл куя белегез, үз фикерегезне баланыкыннан өстен куймагыз, шаяруына шаярып җавап кайтарыгыз, ялгызы гына калып торырга да мөмкинлек бирегез. Шулай балада кешелеклелек, хөрмәт хисләре тәрбияләнә.
2. Юмор хисе һәм үзбәягез булсын
Тактада "СезнеңИсемӘтиегезИсеме — Юләр!" дигән язма күрүгә аңыгызны җуеп егылырга ашыкмагыз. Завуч яки директор янына да йөгермәгез. Бала бит ул сезнең реакцияне көтә. Ә аның иптәшләре — тамаша. Укытучы гына түгел, үзен хөрмәт иткән һәр кеше котыртучыга коткысына бирелмәскә тиеш.

3. Хатагызны таный белегез
Укытучы да кеше, ул да ялгыша ала. Ялгышмый торган укытучыны хөрмәт итсәләр, ялгышын таный белгән укытучыны — яратачаклар.
4. Сез үз һөнәрегезне яратасызмы?
Бөтенләй дә нерв күзәнәкләрегез уйный башласа, үзегезгә шушы сорауны бирегез. Җавабыгыздан чыгып хөкем йөртегез. Яратмаган эштән китәргә кирәк, тәрбияләү өлкәсендә бигрәк тә. Кемнәрнеңдер тормышында сез биргән тәрбия зур роль уйный бит. Шәхси тормышыгызга да урын калдырырга онытмагыз. Укытучыларның традицион ялгышы — инша, контроль эшләр тулы дәфтәрләрне өйгә күтәреп кайту. Бертөрлелектән талчыкмас өчен эш үз урынында, өй үзенекендә булса кулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев