Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Урын-җирне ничек еш алыштырырга кирәк?

Нью-Йорк микробиологы урын-җирләрне ничек еш алыштырырга кирәклеге турында әйткән.Әгәр бу эшне атнага бер булса да эшләмәсәгез, урын-җирегездә яңа “тормыш” башланмагае. Ә бу, үз чиратында, сезнең сәла...

Нью-Йорк микробиологы урын-җирләрне ничек еш алыштырырга кирәклеге турында әйткән.

Әгәр бу эшне атнага бер булса да эшләмәсәгез, урын-җирегездә яңа “тормыш” башланмагае. Ә бу, үз чиратында, сезнең сәламәтлегегзгә тискәре йогынты ясаячак.
- Без урын-җирдә тормышыбызның өчтән бер өлешен үткәрәбез. Шуңа да әлеге урын микроблар оясына әйләнергә мөмкин, - ди Нью-Йорк университеты микробиологы Филип Тьерно.
Кеше организмында бер ел эчендә 100 л га якын тир хасил була. Ә җылы һәм дымлы урын - микроблар үрчү өчен менә дигән нигез. Тикшеренү эшләре күрсәткәнчә, мамык һәм синтетик мендәрләрдә гөмбәләрнең 16 төре очрарга мөмкин икән.
Шушы барлык биологик калдык, матдәләр атна буена җыйнала һәм урын-җирне вакытында алмаштырмасаң, аллергия башланып, томау төшү, йөткерә башлау ихтималы зур. Аллергиягез булмаса да, организмыгыз сулыш юлларына үткән чит-ят матдәләргә каршы “җавап кайтарырга” мөмкин, ди Тьерно.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев