Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Утыргычмы, каешмы? Бүгеннән башлап 7-12 яшьлек балаларны машинада ничек йөртергә...

Бүгеннән башлап, Россиянең юл йөрү кагыйдәләрендә – яңалык. Ул 7–12 яшьлек балаларны йөртүгә кагыла.Ил Хөкүмәте карары буенча юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелә. Ул 2017 елның 12 июленнән башлап 7...

Бүгеннән башлап, Россиянең юл йөрү кагыйдәләрендә – яңалык. Ул 7–12 яшьлек балаларны йөртүгә кагыла.



Ил Хөкүмәте карары буенча юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелә. Ул 2017 елның 12 июленнән башлап 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге (11 яшьлек балаларны кертеп) балаларны автомобильнең арткы утыргычында махсус утыргычта яки иминлек каешлары белән беркетеп куеп йөртергә рөхсәт итә. Сабыйны йөк машинасында йөрткәндә дә, бу кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк.



Әгәр 12 яше тулмаган кеше алгы утыргычта бара икән, димәк, аны махсус утыргычка утырту мәҗбүри. Элеккеге кебек үк 12 яшькә кадәрге баланы мотоциклның арткы утыргычында йөртү тыела.


Балаларны махсус утыргычларга утыртып йөртүнең нәтиҗәлелеге инде күп тапкыр сынылган. Мисал өчен, алар 4 яшькә чаклы балаларның җәрәхәт алу ихтималын 80 процентка кадәр киметә. Ә 5–9 яшьлек балаларныкын – 52 процентка.



Яңа кагыйдәләргә бармак белән караучыларны җәза көтә. Хөкүмәт карарын санга сукмасаң, 3000 сум күләмендә административ штраф түләргә туры киләчәк.


Шулай ук машина салонында 7 яше тулмаган баланы берүзен калдырырга ярамый. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта әлеге кагыйдәне бозучыларга 2500 сум штраф каралган. Ә Татарстанда һәм башка төбәкләрдә штраф бәясе – 500 сум штраф яки кисәтү каралган. Бу яңалык балаларны берүзен калдырырга юл куймаячак. Моннан тыш, ул сабыйларны артык кызудан, эссе сугудан, куркудан, туңудан саклап калачак, дип саный юл-партуль хезмәте инспекторлары.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев