Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

"Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары исемлегендә Татарстан мәктәбе дә бар!

15нче ноябрьдә "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Финалга чыккан 20 лауреат-мәктәп арасында Казанның 119нчы номерлы мәктәбе дә бар. Ул жюри тарафыннан Росси...

15нче ноябрьдә "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Финалга чыккан 20 лауреат-мәктәп арасында Казанның 119нчы номерлы мәктәбе дә бар. Ул жюри тарафыннан Россиянең 179 белем бирү оешмасы арасыннан сайлап алынган.



Бәйгенең финал сынаулары 15-16нчы декабрьдә Мәскәү шәһәренең Капцовлар исемендәге 1520нче номерлы мәктәбендә узачак.


Лауреат мәктәпләрнең үзләре белән таныштыручы видеоязмаларын "Учительская газета" сайтында туры трансляциядә карарга булачак. Тамашачылар онлайн-тавыш бирүдә дә катнаша алачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча биш җиңүчегә 100 меңсум  һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.


Белешмә өчен. Яңа Бөтенроссия бәйгесенең оештыручысы - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты һәм Россия Федерациясе Җәмгыять Палатасы ярдәмендә"Учительская газета" нәшрият йорты" ЯАҖ.


Бәйге ике этаптан тора: беренчесе - 30нчы июньгә кадәр, икенчесе - 2016нчы елның 15-16нчы декабренә кадәр.


Чыганак: "Belem.ru" сайтыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев