Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Яшь әниләр һәм спорт – өйдә ябыгабыз!

Минем язмаларны күптәннән укып баручылар яхшы белә: артык авырлык, ябыгу – мине иң борчыган темаларның берсе. Өстәвенә, миңа ябык булу гына җитми – русчалатып әйткәндәге “спортивная фигура” турында хы...

Минем язмаларны күптәннән укып баручылар яхшы белә: артык авырлык, ябыгу – мине иң борчыган темаларның берсе. Өстәвенә, миңа ябык булу гына җитми – русчалатып әйткәндәге “спортивная фигура” турында хыялланам...
Фото: pixabay.com
Билгеле инде, андый фигурага ия булу өчен спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Шөгыльләнер идем дә, баламны карап торучы юк! Шуңа күрә башка бик күп яшь әниләр кебек үк бала ыштаннары юып, ашарга пешереп көннәр буе өйдә утырырга туры килә. Көз көне хәлләр тагын да мөшкелләнә. Өйдә озаграк утырган саен үз-үзеңнән ризасызлык арта бара: монда тазарганмын да, бу җиремә май үскән... Ә депрессиягә бирелгән ана нишли??? Әлбәттә, ашый!!! Берәр тәмле конфет яки шоколад белән чәй эчү күңелләрне күтәреп җибәрә, яшисе килә башлый...
Я, мондый хәл кайсыгызга таныш? Әйтмәсәгез дә беләм инде – бала карарга ярдәм итүчесе булмаган әниләрнең күбесе, һичшиксез, “миңа” дип җавап бирәчәк.
Хәтерләсәгез, бала тапканнан соң тиз ябыгу турындагы язмаларымның берсендә әлеге максатка ирешүнең иң яхшы ысулы – дөрес туклану һәм өйдә спорт белән шөгыльләнү дип киңәш биргән идем. Юк, юк... сүзләремне кире алмыйм. Бу чыннан да шулай. Тик көне буе өйдә утырып дөрес туклану, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен шул дәрәҗәдә зур ихтыяр көче кирәк ки, син чын мәгънәсендә спортка гашыйк кеше булырга тиеш. Хәтта минем түземлегем дә бары тик бер генә атнага җитте.
Тик көннәрдән бер көнне урамда күптәнге танышымны очраттым да “аһ” иттем. Ике бала анасы димәссең дә. Үзе ябык булса да, мускуллары күзгә күренеп, уйнап тора. “Синең бала караучыларың бар, ахрысы. Атнасына ничә мәртәбә залга йөрисең?” – дип кызыксынам. “Беркая да йөрмим, өйдә шөгыльләнәм”, - ди малай. Бактың исә, ул интернет челтәрендә хәзер аеруча актуаль булган спорт марафоннарында катнаша икән. Әлеге марафоннарда катнашып, өч айда 7 килограммга ябыккан.
Дөресен генә әйткәндә, әлеге марафоннар турында ишеткәнем бар иде инде. Тик ни өчендер аларны урап узарга тырыштым. Бу бары тик үзен таза дип уйлаучы мескен хатыннардан акча җыю ысулы кебек тоела иде. Тик аларның нәтиҗәсен үз күзләрем белән күргәч исә уйга калдым. Хәер, уйга калдым дип әйтү дөрес булмас. Өйгә йөгереп кайттым да, шундый марафоннарның берсенә язылып та куйдым. Һәм беләсезме... миңа ошады! Барлык күнегүләрне, дөрес туклану буенча киңәшләрне җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсендә мин өч атнада ике килограмм авырлыгымны югалттым.
Спорт марафонының нәрсәдән гыйбарәт булуын тәфсилләп сөйләп тормыйм, алар белән интернет тулган. Социаль челтәрләрнең берәрсен ачасыз да, аны уздыручыларны тиз генә эзләп табасыз. Шуңа күрә бары тик бу марафоннарның яшь әниләр өчен уңайлы якларын гына китерәм. Минем тәҗрибәм сезгә дә файдалы булсын.
Спор күнегүләренең барысы да өйдә башкарыла. Аларны үтәү өчен ковриктан тыш, башка спорт кирәк-яраклары кирәк түгел. Өйдә нәрсә бар, шуннан файдаланасыз.
Сезгә әлеге марафонда катнашучы башка кешеләр (аларның барысы да диярлек яшь әниләр) белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Шәхсән миңа бу дөрес туклану мәсьәләсендә аеруча зур ярдәм булды. Шоколад ашыйсың килә, тиз генә шундагы кызларга язып җибәрәсең. Алар сиңа ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Шул рәвешле, синдә “мин үзем генә түгел” дигән фикер туа. Бу исә психологик яктан бик мөһим, миңа калса.
Кайчакта күнегүләрне эшлисе килми башлый, ирендерә. Тик шул чагында башка кызлар бер-бер артлы “мин үтәдем”, “ай шәп булды”, - дигәнрәк рухтагы смслар җибәрә башлый. Бу сиңа стимул бирә. “Алар булдырганны, мин дә булдырам”, - дип сикереп торасың.
Матур фигура турында әйтеп тә тормыйм инде...
Саный китсәң, бу марафонның уңай яклары чыннан да күп. Һәм иң мөһиме, ул нәкъ менә өйдән чыга алмый ятучы яшь әниләр өчен. Шулай булгач, сез дә миңа кушылыгыз. Өйдә бала карап, теләсә-нәрсә ашап, депрессиягә бирелеп ятарга ярамый.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев