Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Язгы каникулда нишләргә?

Иң озын чирек артта калды, укучылар язгы каникулга тарала.

 

Иң озын чирек артта калды, укучылар язгы каникулга тарала. Каникулны файдалы да, кызыклы да итеп үткәрерү өчен бездән берничә киңәш.

Ялларны – әти-әни белән

Әгәр әти-әнинең  бала белән бергә мәктәп каникуллары көннәрендә ял итү мөмкинлеге булса, бик шәп. Шәһәрдә төрле мәдәни-күңел ачу үзәкләренда каникул алдыннан мәктәп укучылары өчен махсус программалар әзерләнә. Үзәкләрнең программасы төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән, олылар аудиториясенә дә кызыклы булачак. Океанариум, зоопарк, төрле күргәзмәләр, мастер-классларда катнашырга, кинотеатрга барырга була.

Җәнлекләр дөньясы белән якыннан танышу өчен “Сабантуй” журналының "Zooдөнья" проектын карагыз!

Күбрәк саф һавада бул!

Чана-чаңгы, тимераякта шуарга инде соң, ә велосипедта йөрергә әле иртәрәк булса да, урамда саф һавада башка шөгыльләр дә табарга мөмкин. Әле кар эреп бетмәгән, кар бабай әвәләп, кар атышып уйнарга була. Кошлар өчен җимлекләр ясап, парктагы күлләрдәге кошларны, үрдәкләрне сыйлап, аларны күзәтергә дә менә дигән форсат. Яз җитү белән кошлар да туган якларына кайта. Сыерчык өчен оя ясап, вакытны файдалы үткәрә һәм саваплы гамәл дә башкара аласың. 

Тәҗрибәләр ясагыз

Балалар һәрвакыт ниндидер яңалыкка омтыла. Шуңа да аларны һәрчак нәрсә белән булса да кызыксындырып торырга кирәк. 

Аш-су бүлмәсендә балалар хуҗа?!

Хөрмәтле әниләр! Бер көнгә аш-су бүлмәсен балалар хозурына тапшырып, үзегез ял итәргә хыялланганыгыз бармы? Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.  Бала да зур җаваплылыкны тоеп, үзен олыларча хис итеп, кичке ашка тәмле ризык әзерләү белән мәшгуль  булачак. Тик аны алдан куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга онытмагыз. Нинди ризык әзерләргә дип борчыласы түгел. “Сабантуй” каналында рецептлар җитәрлек.

Үзең яса!

Үз кулларың белән нидер ясау – балалар арасында һәрчак актуаль. Кул астындагы гади әйберләрдән дә ниләр генә ясап булмый бит?! "Малайларга"  һәм "Кызларга" сәхифәләре сезгә ярдәмче.

 

Әлбәттә, бу кайбер киңәшләр генә. Вакытны файдалы итеп уздыруның төрле юллары бар. Өстәл уеннары уйнарга да, рәсем ясап, пластилин белән әвәләргә дә, китаплар укырга да вакыт табарга мөмкин. Ә менә “Сабантуй” журналында боларның барысы да бар. Бәйгеләр, уеннар уйнап, кызыклы видеолар карап,  яңа көчләр туплап, язгы каникулда рәхәтләнеп ял итеп калырга өлгерегез!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев