Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Өйдә ясалган нутелла

Бала-чага баллы яратучан була инде. Нутелла турында ишетмәгән-белмәгән замана баласы юктыр! Бәясе дә "ничава", күбрәк ала башласаң кесәгә сугарлык.Шуңа уңган хуҗабикәләргә шәп рецепт тәкъдим итәбез: ө...

Бала-чага баллы яратучан була инде. Нутелла турында ишетмәгән-белмәгән замана баласы юктыр! Бәясе дә "ничава", күбрәк ала башласаң кесәгә сугарлык.
Шуңа уңган хуҗабикәләргә шәп рецепт тәкъдим итәбез: өйдәгеләрегезне җиңел дә, тәмле дә тәм-том белән сыйлагыз әле. Кибет ризыгының натураль булмавына шикләнүчеләр өчен бигрәк тә яхшы. Моңа нәрсә салганыгызны белеп пешерәсез.

Ингредиентлар:
Йомырка - 2 шт
Шикәр комы - 3 стакан
Какао - 2 аш кашыгы
Он - 4 аш кашыгы
Ванилин - 1 чеметем
Фундук - 1 стакан
Атланмай - 1 бал калагы
Сөт - 2 стакан
Әзерләү:
Йомырканы шикәр комы белән әйбәтләп болгатырга кирәк. Шуңа он, какао, уылган чикләвекләр, атланмай һәм ванилин кушабыз. Тагын сөт өстибез, болгатабыз. Катнашманы сүлпән утка куеп куерганчы кайнатасы.
Әзер! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев