Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәйге уңышлар турында сынамышлар

Җәй рәхәте башланды. Күктә кояш елмая, күлдә балыклар сикерешә, болыннар чәчәккә күмелә, тау битләрендә җиләк өлгерә...

Бүген без сезгә җәйге уңышлар турында сынамышлар бирергә булдык. Табигать кочагында ял иткәндә күзәтегез әле, көндәлекләр алып барыгыз, түбәндәге сынамышлар дөрес микән?
Фото: pixabay.com

 

Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

 

 

Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй – туклык.

 

 

Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.

 

 

Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр.

 

 

Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

 

 

Чыршы күркәләре башында булса, ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә булса – соң чәч.

 

 

Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

 

 

Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

 

 

Карама агачында чәчәк булса, карабодай уңар.

 

 

Кузгалак көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

 

 

Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

 

 

Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

 

 

Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев