Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Зур уңышларга этәрүче МАТУРЛЫК

Сер түгел, бүгенге заманда макияж кешене танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле. Бу бер яктан кешене гүзәллеккә илһамландырса, икенче берәүләрне шаккаттырырга да мөмкин. Кайвакыт хатын-кызлар визажистка м...

Сер түгел, бүгенге заманда макияж кешене танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле. Бу бер яктан кешене гүзәллеккә илһамландырса, икенче берәүләрне шаккаттырырга да мөмкин.
Кайвакыт хатын-кызлар визажистка макияж кирәк булганга гына түгел, үз-үзләренә ышану хисе җитмәгәнгә дә мөрәҗәгать итә. Аларның күбесе — тормышның авыр сынауларына дучар булган шәхесләр. Кеше күзеннән оялып, төртмәле сүзеннән тилмергәнгә матур макияж аларга аеруча да мөһим.
Мондый психолог-визажистлар хөрмәткә лаек. Гоар Аветисян — шундыйларның берсе. Тормышының авыр периодын кичерүчеләрне ул бушлай бизәндерә. Аның эшләрен һәм шатлыктан балкыган ул бизәндергән кызларны сезгә дә күрсәтәсебез килә.
Юлия шушы матур макияж белән хастаханәгә, рак авыруын бөтенләйгә җиңәргә юл тоткан

Хюррес Султан стилендәге образ барлык кимчелекләрне дә онытырга ярдәм итәр

Влада күзләренә 15 операция кичергән

Анастасия химиотерапия курсын үтә. Үзен искиткеч гүзәл итеп күрү авыру белән көрәшү өчен аңа тагын да көч өстәгән

Җәмилә 2,5 яшьлек чагында зур трагедия кичергән. Аның эзләре әле дә битендә саклана

Катяның тәне бик сизгер, теләсә кайсы факторга да бик "усал" реакция бирә

Лилия 2 операция кичергән. 2 тапкыр тиресен күчереп утыртканнар

Аня, ни кызганыч, алопеция белән авырый. Әлеге матур макияж аңа бер дигән мотивация булып торган

"Красота — страшная сила" ди руслар. Шушы фотоларны караганнан соң бу сүзләргә ышанмый мөмкин түгел. Әлеге гүзәл кызларга тиз арада терелүләрен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев