Беләсем килә!
-
Шәфкать туташы
Синең дә шәфкать туташы буласың килсә... -
Комлы спорт
Сәламәтлекне ныгытучы спорт төре – пляж волейболы белән танышабызмы? -
Юл солдаты
ЮХИДИ хезмәткәре булу җиңел түгел. -
Кызыклы фактлар
*Светофорны 1868 елда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән. -
Сер дәфтәре
Син серләреңне кайда саклыйсың? Аны үз кулларың белән ясасаң, тагын да кадерлерәк була. Син дә ясап кара әле! -
Тәгәрмәчле дуслар
Алар шундый күп! Велосипед, самокат, скейтборд, сегвей, монотәгәрмәч... Һәм тагын әллә ниндиләре бар! Ләкин, иминлек кагыйдәләрен белмәсәң, «тәгәрмәчле дуслар» «дошманга» әверелергә дә мөмкин... -
Баллы эш
Бал кортлары – дөнья тоткасы; тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Ә аларны карап-тәрбияләп торучы умартачы нинди булырга тиеш икән? -
Кыргый ат
Алар – ишәк һәм ат белән якын туганнар. Шуңа күрә зебраны еш кына «буй-буй ат» дип тә йөртәләр. Тик бу атка атланып чабам димә! Зебра бик кыргый, аны кешеләр мең еллар буе кулга ияләштерә алмаган. Әлеге куркак, ләкин шул ук вакытта усал җан ияләре турында хәбәрчебез тагын ниләр белә икән? -
«Хайваннар патшасы»
Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен арысланны «хайваннар патшасы» дип йөртәләр? -
Театрдан башланган спорт
Кайсы спорт төре артистлар тарафыннан уйлап табылган, беләсеңме? Нәфис гимнастика! Ул узган гасыр башында Мариинка театры осталары тырышлыгы белән барлыкка килә. Ә инде 1984 елда Олимпия уеннарындагы спорт төрләре исемлегенә кертелә. -
Пирамида төзүчеләр
Тере пирамида күргәнең бармы? Юкмыни? Алайса, сиңа хәзер үк акробатлар белән танышырга кирәк! Мондый «корылмаларны» спорт акробатикасы белән шөгыльләнүчеләр ясый. -
Басу патшасы
«Кырның да үз патшасы бармы?» – дип гаҗәпләнмә. Агроном турында әйтәбез! Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «агрос» – кыр, «номос» – закон дигәнне аңлата. Кыр законнары белән идарә итүче була бит инде?! Әгәр син дә агроном булырга теләсәң... -
Тавышлы тавис
Бу – иң матур койрыклы кош. Аны «оҗмах кошы» дип тә йөртәләр. Әлеге җан иясе төрле авазлар чыгарып кычкырырга яратуы белән дә аерылып тора. Төшенгәнсеңдер, хәбәрчебез бүген сине тавис белән таныштыра. -
«Матай-сәпит»
Синеңчә ничек: велосипедта йөрү кызыгракмы, мотоциклдамы? Ә «матай» кебек җилдерә белүче «сәпитең» булса, нишләр идең? Бүген велосипед мотокроссы дип аталучы спорт төре белән танышырбыз. -
Җил
Җил – һава агымының хәрәкәте. Җир шарында җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итеп, һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.