Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

1 гыйнвардан мәктәпләрдә яңа кагыйдәләр кертелә

Әлеге санитар кагыйдәләр 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова 2021 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен яңа санитар кагыйдәләрне раслады. Алар нигезендә, бала яши торган өй белән мәктәп арасындагы ераклык 800 метрдан артмаска тиеш. Авыл җире өчен 1 километрга кадәр рөхсәт ителә. Әгәр мәктәп белән өй арасындагы ераклык аннан артса, транспорт оештырылырга тиеш. Сүз яңа төзелүче йортлар һәм районнар турында бара.

Тагын бер кагыйдә дәрес озынлыгына карый. Дәресләр күп дигәндә 45 минут дәвам итә ала. Ә тәнәфесләр кимендә 10 минут булырга тиеш. Балалар арып китмәсен өчен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе расписаниесе җиңелрәк дәресләрдән торачак.

Бала мәктәптә 4 сәгатьтән артык тора икән, аның өчен кайнар аш әзерләнергә тиеш. Биналарның җылы булуы, кайнар һәм салкын су булу шарт.

Белем бирү оешмасында бер төркем бала инфекцион авыру белән авырый икән, мәктәп бу турыда ике сәгать эчендә җирле башкарма хакимияткә хәбәр итәргә бурычлы.

Әлеге санитар кагыйдәләр 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев