1 июнь көнне кая барырга?

👧👶🧒Балаларны яклау көнендә безнең редакция Казандагы бик күп төрле чараларда катнаша! Сез дә килегез!!!
🌠10.00 Казан Кремлендә "Без Кремльне яратабыз" фестивалендә сезне көтәбез! Биредә "СалаваTIK"лар иң шәп җырларын башкарачак. Шулай ук журналга да язылырга мөмкин! Һәр язылучыга - аквагрим бүләккә!
🌠10.30 Үзәк балалар китапханәсендә (Вишневский урамы, 10 йорт) балалар бәйрәме! "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналлары белән танышу!
🌠11. 00 К. Тинчурин ис. Паркта (Татарстан һәм Тинчурин урамнары чаты) " Балачак бәйрәме" узачак! Биредә балалар өчен мастер-класс, катнашкан балаларга - бүләкләр! Шулай ук журналны сатып алырга һәм язылырга мөмкин!
🌠13.30 "ТАТМЕДИА" бинасы каршында балалар өчен чын Сабантуй бәйрәме! "Созвездие-Йолдызлык" фестивале катнашучылары һәм"СалаваTIK"ларның чыгышлары! Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, әйбер кисү һәм башка уеннар!
Килгән һәр балага - бүләккә татлы мамык🎉🎉🎉
Ә син киләсеңме?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.