Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

10 мең сум гына җитми

Россия Хөкүмәте укучыларны мәктәпкә әзерләү өчен һәр балага 10 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде. Ләкин әти-әниләргә бу акча гына җитмәскә охшаган.

Россия Хөкүмәте укучыларны мәктәпкә әзерләү өчен һәр балага 10 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде. Ләкин әти-әниләргә бу акча гына җитмәскә охшаган. ТАСС хәбәр итүенчә, уку кирәк-яраклары узган елгы белән чагыштырганда 13 процентка кыйммәтләнгән. Быел баланы мәктәпкә әзерләү уртача 12 мең 906 сумга төшәчәк, дип исәпләп чыгарган белгечләр.

Дәфтәр һәм каләмнәр алу өчен генә дә 1 мең сумнан артык акча кирәк. Тагын якынча шуның кадәр акча пенал белән көндәлеккә китәчәк. Мәктәп формасы өчен белгечләр 1651 сумны чигергән. Ләкин баланы гел бер күлмәктән йөртеп булмый бит, алмашы да кирәк. Димәк, бу сумманы икегә тапкырламый булмый. Әле спорт  киеме, алмаш аяк киемен дә исәпләргә онытканнар. Димәк, теге сумма әкренләп 20 меңгә якынлаша...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев