Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

10 мең сумның кайчан биреләчәге билгеле

Әлеге акчаны 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар (сәламәтлеге чикләнгәнлек аркасында мәктәптә укуын дәвам итүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр дә) алачак.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр 10 ар мең сум түләү турында күрсәтмә биргән иде. Әлеге акчаны 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар (сәламәтлеге чикләнгәнлек аркасында мәктәптә укуын дәвам итүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр дә) алачак.

Моның өчен әти-әниләрнең берсе 15 июльдән башлап гариза тапшырырга тиеш. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» электрон порталы аша яки Россия Пенсия фондына шәхсән барып бирергә була. Акчаны 16 августтан күчерә башлаячаклар. Әлеге социаль ярдәмне быелның декабрь ахырына кадәр алырга мөмкин булачак.

Шунысы бар: гариза әти-әниләрнең берсе исеменнән генә языла. Аерылган, баланы карамаган очракта да, әтинең яки әнинең гариза язарга хокукы бар. Ә инде акча бер тапкыр кемгә дә булса күчерелгән икән, аны башка бирмәячәкләр. Шуңа да бу эшне озакка сузмаска киңәш итә белгечләр.

Акчалата ярдәмне 20 миллионнан артык бала алачак. Моның өчен 204 миллион сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев