Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

100 еллык юбилейга – 100 хәбәрче

Иҗатчы балалар күбрәк булсын дип, «Сабантуй» журналы редакциясе гыйнвар аеннан журналистика белән кызыксынучы язылучылары өчен онлайн-мәктәп ача.

Тагын ике елдан «Сабантуй» журналы бер гасырлык юбилеен бәйрәм итәчәк. 100 еллык бай тарихы булган журнал алга таба да гөрләп яшәсен өчен, аны укучылар, аңа язучылар кирәк. Редакция хезмәткәрләре 100 еллык юбилейга 100 яшь хәбәрче әзерләү максатын куя.

Инде хәзер үк «Сабантуй» журналында балалар редколлегиясе эшли, журналны нәкъ менә алар иҗат итә. Хәбәрчеләр үз кызыксынуларына туры килгән яңа сәхифәләр уйлап тапты: «Белдем!», «Китап киштәсе», «Апуш», «Тигәнәк», «Тай-дай», «Кызларга», «Тәмлетамак»  – шундыйлардан. 

Иҗатчы балалар күбрәк булсын дип, «Сабантуй» журналы редакциясе гыйнвар аеннан журналистика белән кызыксынучы язылучылары өчен онлайн-мәктәп ача. Дәресләрне танылган татар журналистлары үткәрәчәк. Һәр теманы балалар практик эш белән ныгытып та барачак. Укучыларның әлеге иҗат эшләре «Сабантуй» журналы сайтында һәм журнал битләрендә урын алачак. Гыйнвардан майга кадәр барлыгы 15 дәрес планлаштырыла. Дәресләрдә катнашып, биремнәрне уңышлы үтәүче яшь хәбәрчеләр июнь аенда редакциягә очрашуга чакырыла. Аларга «Яшь хәбәрче» таныклыгы тапшырыла. 

 Онлайн укуда катнашырга теләүчеләр:

- 2023 нче елның беренче яртыеллыгы өчен «Сабантуй» журналына язылырга,

ГАРИЗА тутырырга,

- гариза һәм язылу турындагы квитанция күчермәсен 26 нчы декабрьгә кадәр onlineuku@mail.ru почтасына җибәрергә тиеш.  

 

«Сабантуй»ның 100 яшь хәбәрчесе сафына керергә теләгән һәр баланы онлайн мәктәбебездә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев