Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

100 яшьлек Татарстан

27 майда моннан нәкъ йөз ел элек автономияле республика оештыру турында декрет имзалана.

Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итә башлады. Рәсми рәвештә республиканың туган көне 25 июнь дип санала. 27 майда исә моннан нәкъ йөз ел элек автономияле республика оештыру турында декрет имзалана.

Шушы бәйрәм уңаеннан без дә Татарстаныбызга имин тормыш, яңа үрләр, халкыбызның дус, тату булуын, бай яшәвен телибез.

Сер итеп кенә шуны да әйтәбез: “Сабантуй” журналының июнь саны Татарстаныбызга багышлана. Сез анда республикабыз турында кызыклы фактлар, укучыларыбызның туган илебезгә багышланган шигырьләрен, рәсемнәрен күрә алырсыз. Бу сан сезгә июнь аенда килеп җитәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев